Татарстан аграрийларының нинди белгечләргә мохтаҗ булуы турында сөйләделәр
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармакны кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Кыр эшләре чорында дефицит ел саен кискенләшә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Агымдагы елның 1 апреленә 685 механизатор, 334 машина йөртүче, 58 инженер-техник хезмәткәр һәм 89 агроном кытлыгы күзәтелә. Кадрлар җитмәүне хәл итәргә мөмкин, шул исәптән яшьләр белән тыгыз эшләп, алар белән студент вакыттан хезмәттәшлек итәргә кирәк», - диде докладчы.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә аграр профильле югары уку йортларында 3-4 курсларда тракторчы-машинист таныклыгы булган 1000нән артык студент белем ала, аларны кыр эшләре чорына җәлеп итәргә мөмкин.
Республикада аграр бизнесның мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлеге буенча яхшы тәҗрибәләр бар, дип өстәде Ленар Гарипов һәм конкрет мисаллар китерде.