Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Төркиядә Йосыф Акчураның Россиядәге эшчәнлеге турында китап дөнья күрде

0
Төркиядә Йосыф Акчураның Россиядәге эшчәнлеге турында китап дөнья күрде

Төрек галиме Әхмәт Канлыдәрә күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим Йосыф Акчураның Россиядә яшәгән чоры турында фәнни хезмәт бастырып чыгарды. Әлеге басма «Йосыф Акчура һәм Русия төркичелеге» дип атала.

Галим Йосыф Акчураның бүгенгә хәтле киң аудиториягә беленмәгән якларын ачкан. Әсәрдә мәрхүм милләттәшебезнең автобиографиясендәге кызыклы һәм гыйбрәтле моментлар, Сембер, Казан, Петербург, Баһчасарайдагы иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге документаль нигездә яктыртылган. Китапка кереш сүзне Йосыф Акчураның оныгы, атом физигы Йосыф Җивәләкоглу язган.

Тарих профессоры Әхмәт Канлыдәрә хезмәтендә бүгенгә чаклы күләгәдә калган «Tek-Esin» фонды һәм Йосыф Җивәләкоглуның шәхси архивы материалларыннан, галим Яхъя Кемаль Таштан архивындагы чорның вакытлы матбугатыннан файдаланган. Шулай ук Акчура нәселенең Сембердәге метрика дәфтәре, Кырымда чыккан «Тәрҗеман» газетасы архивлары да авторның күз уңында тотылган.

«Йосыф Акчура турында күп санлы мәкалә, китап һәм фәнни хезмәтләр язылды. Алар арасында күптән язылган ике диссертация бүген дә зур әһәмияткә ия. Аларның беренчесе - Дэвид С. Томасның «Йосыф Акчураның тормышы һәм фикерләре. (Монреаль, 1976) « фәнни хезмәте, ул нәшриятта басылып чыкмаганлыктан артык беленми. Икенчесе –күренекле француз галиме Франсуа Джорджон язган «Төрек милләтчелегенең килеп чыгышында - Йосыф Акчура (Париж, 1980). Бу хезмәтләрнең барысында да Йосыф Акчураның Төркиядәге тормышы, эшчәнлеге тикшерелгән, әмма аның 1903-1919 еллары арасында Казан, Мәскәү, Петербург, Кырымдагы актив эшчәнлеге тирәнтен якыртылмаган, анализланмаган. Мин шул җитешсезлекне бетерүне максат итеп куйдым», - ди галим Әхмәт Канлыдәрә.

Автор 448 битлек китабында Йосыф Акчураның иң якын дусты Әхмәт Фәрит Тәк (Төркия Җөмһуриятенең 1923-1924 елларда беренче тышкы эшләр министры, Төркиянең Лондон, Варшава, Токио бөекилчесе) белән мөнәсәбәтләре, алар арасында язышкан хатлар аркылы Акчураның кешелек сыйфатларын күзалларга мөмкинлек биргән.

Китапта Йосыф Акчураның шәҗәрәсе, Истанбул хәрби училище аттестаты, Парижда белем алган уку йортының дипломы фотосурәт буларак тәкъдим ителгән. Шулай ук татар тарихы өчен әһәмиятле фотографияләр урын алган. Акчура ясаган 1800-1920 еллар арасында татар зыялылары белем эстәгән илләрнең картасы да кушымта буларак бирелгән. Әсәрнең соңгы өлешенә Әхмәт Канлыдәрә белән Йосыф Җивәләкоглу (Йосыф Акчураның кызы табибә Өлкәннең улы) арасында корылган бай эчтәлекле, гамьле әңгәмә урнаштырылган.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал об уникальных составах, которые поедут по БКЛ в эти выходные





Москва

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

К 2025 году в "Рудневе" планируется создать свыше 6 тысяч рабочих мест — Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Визбор

На летнем джазовом фестивале в Перми выступит внучка барда Юрия Визбора




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Росгвардии стартовал чемпионат по боксу "Кубок Победы"

Бег — один из самых популярных видов спорта у россиян

«Локомотив» и воронежский «Факел» сразятся на столичной «РЖД Арене»


Даниил Медведев

Теннисист Медведев не смог выйти в четвертьфинал турнира серии «Мастерс» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

АБХАЗИЯ. Турпоток в Абхазию может вырасти на 20% за год



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России