Татарстан министрлыгы кипкән үлән янгыны чыккан хуҗалыкларга субсидия булмаячагын кисәтте
2024 елда авыл хуҗалыгы җирләрендә кипкән үлән януга юл куйган хуҗалыклар 2025 елда федераль субсидияләрдән мәхрүм ителәчәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә белдерде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2023 елда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янгын чыгуны булдырмый кала алдык. Тагын бер кат искә төшерәм: 2024 елда авыл хуҗалыгы җирләрендә кипкән үлән януга юл куйган хуҗалыклар 2025 елда федераль субсидияләрдән мәхрүм ителәчәк», - диде докладчы.
Ул билгеләп үткәнчә, язгы чорда аграрийларга янгыннан саклык чаралар уздырырга кирәк: урман, торф массивларына, автомобиль һәм тимер юлларга якын территорияләрне сөрергә, коры үлән һәм салам яндыруны булдырмаска кирәк.