3 апрельдә Татарстанда язгы кыр эшләре башланды
Быел Татарстанда язгы кыр эшләре 3 апрельдә башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Аны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Докладчы сөйләвенчә, Азнакай һәм Зәй районнарында күпьеллык үләннәрне тукландыруга беренчеләрдән булып керешкәннәр. Республика күләмендә 527 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне, 350 мең га мәйдандагы уҗым культураларын тукландыру эшләре көтелә.
Гарипов аныклавынча, уҗым кырларына түбән басымлы тәгәрмәчле агрегатлар керә. Барлыгы алар - 294 берәмлек. Бу һәркөнне 100 мең га мәйданда ашлама кертергә мөмкинлек бирә. Шулай ук механикалаштырылган отрядлар да эшли, кирәк булган очракта хуҗалыклар аларның хезмәтләреннән файдалана ала, диде докладчы.