Казан үзәгендә «Лада» баганага бәрелгән, йөртүчене машинадан коткаручылар чыгарган
Узган төндә Казан үзәгендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Лада» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир-ат машина белән идарә итә алмаган һәм баганага килеп бәрелгән.
Машинага җитди зыян тигән, җимерек автомобильдән йөртүчене чыгару өчен коткаручылар ярдәме кирәк булган.
Автомобиль хуҗасын төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.