Рөстәм Миңнеханов Ураза гаетен уздырганда иминлек чараларын көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында шимбә киңәшмәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм республиканың муниципаль берәмлекләренә Ураза гаетендә бәйрәм гыйбадәтләрен һәм чаралар уздыру өчен кирәкле барлык шартларны булдырырга кушты. Видео республика җитәкчесе сайтында чыкты.
Киләсе атнада, 10 апрельдә, мөселманнар Рамазан аенда 30 көн ураза тотканнан соң Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Күпсанлы дин тотучылар республика мәчетләрендә бәйрәм намазына җыела. Республика мөселманнары Диния нәзарәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына бәйрәм гыйбадәтләрен һәм чараларын оештыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Беренче чиратта, хокук саклау органнары белән дини учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында иминлек чараларын көчәйтергә кирәк, диде республика Рәисе.
«Бу шундый якты бәйрәм, күңелсез мизгелләр булмасын өчен кисәтү чараларының барысын да күрергә кирәк», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.