Россиядә ташламалы IT-ипотеканы финанслауны 200 млрд сумга арттыралар
Россиядә IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасын финанслау күләме арткан. Акчаның гомуми лимиты берьюлы 200 млрд сумга арта һәм 700 млрд сумга кадәр җитә. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Чара программадан файдалана алырлык кешеләр санын арттыру өчен кабул ителде. Ташламалы шартларда тагын 15 мең IT-белгеч фатир, йорт яки җир кишәрлеге сатып алыр дип көтелә.
«Аларга ярдәм - тармакның кадрлар потенциалын ныгыту эшенең мөһим өлеше», - диде Мишустин.
Ташламалы IT-ипотека программасы 2022 елда эшли башлады. Анда 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге белгечләр катнаша ала. Мондый кредитның ставкасы елына 5 процентка кадәр тәшкил итә.
Акча күләмен арттыру турындагы карар Россия Президенты Владимир Путин карары белән кабул ителде.