Равил Гайнетдин Занзибар президенты биргән «Ел кешесе» бүләген кабул итте
Бүген Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев Танзаниядән эш сәфәреннән кайтты. Ул Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә Занзибар президенты Хөсәен Али Мвиньяның «Коръәнгә хезмәт итүдә ел кешесе» исемен бирү турында истәлекле билге тапшырды. Бу хакта Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Занзибар президенты бүләге мөфти Равил Гайнетдиннең Коръәнгә хезмәт итү эшендә аерым казанышларын тану билгесе булып тора. Аның тырышлыгы белән Россиядә мөселманнарның Изге китабын тарату һәм яклау өчен бик күп эш башкарыла. 20 елдан артык вакыт дәвамында ел саен Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Анда дөньяның 40 иленнән вәкилләр катнаша, диелә хәбәрдә.