Сәрия Сабурская алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская 2024 елның сентябрендә Дәүләт Советына сайлауларга партияне тәкъдим итү өчен кандидатларны билгеләү буенча «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.
«Минем бөтен тормышым - ярдәм кирәк булган кешеләргә булышуга юнәлдерелгән эш. Бүгенге көндә гражданнарның - гади кешеләрнең, гаиләләрнең күп сораулар тудырган проблемаларын чишү никадәр мөһим икәнлеген беләм. Кемгә ярдәм сорап килергә, нинди ярдәм кирәк, кайда киңәш алырга. Мин бөтен хезмәт эшчәнлегемне кешеләргә хезмәт итүгә багышладым», - дип китерә Сабурская сүзләрен «Бердәм Россия» матбугат хезмәте.
Ул шулай ук алдан тавыш бирү кандидатка кешеләрнең аның позициясен ни дәрәҗәдә уртаклашуын аңларга ярдәм итә дип искәртте.
«Алдан тавыш бирү кешеләрнең миңа никадәр ышануларын, аларның миннән нинди ярдәм көтүләрен күрсәтәчәк. Бүген үк республика халкына нәрсә кирәклеген әйтә алам. Мин Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасын өченче срок рәттән башкарам. Хәзерге гаиләдә, инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарда, мәктәп укучыларының ата-аналарында нинди проблемалар барлыгын күрәм. Сәламәтлек саклау өлкәсендә бик күп сораулар туа. Киләчәктә бу мәсьәләләрне хәл итә, алга этәрә, республика халкына авыр хәлне җиңәргә ярдәм итә алырмын дип өметләнәм», - дип уртаклашты Сабурская.
Исегезгә төшерәбез, алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатларны теркәү 25 апрельгә кадәр була, ә тавыш бирү үзе 20-26 майда узачак. 27 майга йомгак ясау планлаштырыла.