Смоленск өлкәсендә күпер җимерелгән мизгел видеога эләккән
Смоленск өлкәсендәге Вязьма күпере җимерелгән мизгел төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.
ТАСС хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Күпер җимерелү нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлак булды. Бу вакытта күпердә булган йөк машинасының шоферы җитди җәрәхәтләр алган. «Татар-информ» шул хакта яза.
Смоленск транспорт прокуратурасы Панин күпере җимерелү нәтиҗәсендә имер юл полотносының бер өлеше зыян күрү факты буенча тикшерү үткәрә.
Бу процесста булган хәлләрнең барлык шартлары ачыкланачак, күперне саклау һәм ремонтлау буенча вәкаләтле органнар эшчәнлегенә, шулай ук күпер корылмасын эксплуатацияләү мөмкинлеген тикшерү буенча контроль-күзәтчелек чараларын вакытында үткәрүгә бәя биреләчәк.