Мәскәүдә Ураза гаетендә бәйрәм намазы өчен өстәмә мәйданчыклар билгеләнгән
Россия башкаласында Ураза гаете бәйрәме көнендә - 10 апрельдә бәйрәм намазы Мәскәү Җәмигъ мәчетендә,Тарихи мәчет һәм Мәскәүнең Мемориаль мәчетендә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 7дә башланачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән бәйрәм намазы өчен өстәмә мәйданчык Печатниклар районында, Спортның техник төрләре үзәгендә (Проектируемый проезд, 4386) була. Анда намаз 7:30 сәгатьтә башланачак.
Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән мөфти шәйх Равил Гайнетдиннең бәйрәм вәгазен «Россия 1» телеканалы трансляцияли. Трансляция 9:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм намазын muslim.ru һәм dumrf.ru сайтларында иртәнге 7:00 сәгатьтә туры эфирда карарга мөмкин булачак, диелгән хәбәрдә.