Икътисад министрлыгы Татарстанда иң түбән һәм иң югары хезмәт хакы алган районнарны атады
Татарстанда иң түбән хезмәт хакы нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган районнарда теркәлгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Түбән хезмәт хакы, мәсәлән, Балык Бистәсе һәм Чүпрәле районнарында. Югары Ослан районында иң зур хезмәт хакы. Мөгаен, анда Иннополис югары планка куя», - дип сөйләде спикер.
Моннан тыш, Пелевин сүзләренчә, Казанда, Лаеш, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында хезмәт хакы югары. «Ягъни сәнәгать һәм инновацияләр үсеш алган урыннарда», - дип билгеләп үтте ул.
Докладчы искәрткәнчә, Татарстан 2023 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча беренче урынны алды, ә РФ субъектлары арасында үсеш темплары буенча топ-5кә керде.
«Бездә авылда хезмәт хакы түбәнрәк. Ләкин аны күтәрүгә җитди игътибар бирәбез. Соңгы елларда хезмәт хакы арта, үсеш темплары республика буенча уртача күрсәткеч дәрәҗәсендә яки югарырак», — диде ул.
Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 61,8 мең сумнан артык тәшкил иткән. Реаль хезмәт хакы үсеше 113 процентка җиткән.