Рөстәм Миңнеханов Оренбургта гадәттән тыш хәл турында: Татарстан күршеләргә ярдәм итәчәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына ярдәм күрсәтәчәк.
«Оренбург өлкәсендәге күршеләребез бәлагә тарыды. Татарстан мондый кыен вакытларда беркайчан да читтә калмый. Күршеләргә ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип язган ТР җитәкчесе телеграм-каналында.
Ул билгеләп үткәнчә, Казаннан эчәргә яраклы су төялгән берничә фура озатканнар инде, хәзерге вакытта зыян күрүчеләр суга зур ихтыяҗ кичерә.
«Муниципалитетлардагы ярдәм җыю үзәкләрендә гражданнар ярдәмендә гуманитар йөк формалаштыралар», - дип язган Миңнеханов.
- Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл Урал елгасында су күтәрелү сәбәпле килеп чыкты. 9 апрель иртәсендә су 897 сантиметрга күтәрелде, ә 930 сантиметр инде куркыныч билге санала. Нәтиҗәдә, төбәктә өй янындагы 2032 участокны һәм 1580 йортны су басты.