Мәскәү өлкәсендә Ураза гаете узачак урыннар билгеле
10 апрельдә Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Дини җыены Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән башкала тирәсендәге 11 мәйданчыкта Ураза гаете хөрмәтенә бәйрәм намазлары үткәрә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителә.
Ураза гаете түбәндәге адреслар буенча урнашкан биналарда уза:
- Звенигород шәһәре, Яңа урам, 29 йорт;
- Серпухов шәһәре, Калуга урамы, 128 А йорты (элекке ЮХИДИ мәйданчыгы);
- Мытищи шәһәре, 6нчы Ленин тыкрыгы, 8нче йорт;
- Люберецкий районы, Малаховка авылы, Театр урамындагы парк;
- Ступино шәһәре, Үзәк спорт стадионы;
- Кашир шәһәре, Гвардия урамы, 3 (Энергетик стадионы);
- Балашиха, Соболиха авылы, Новослободская урамы, 15, Рассвет мәдәният йорты;
- Одинцово шәһәре, Одинцово шәһәр округы, Жаворонки авылы, Жаворонки стадионы;
- Клин шәһәре, Ленинград шоссесы, 8-239;
- Подольск шәһәре, Домодедовское шоссесы 35А с.2.
- Раменское шәһәре, воркаут спорт мәйданчыгы, Раменское совхозы.
Ураза гаетендә Коръән уку 5: 30 сәгатьтә; вәгазь 6: 00 сәгатьтә; гает намазы 7: 00 сәгатьтә башлана, диелгән хәбәрдә.
Искәртеп китик, мәйданчыкларга керү чара кунакларын җентекләп тикшергәннән соң башкарылачак. Кул йөге (портфельләр, сумкалар) белән йөрү тыела.