Миңнеханов Россия һәм Кытай мәдәнияте еллары оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия — Кытай мәдәнияте елларын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының Россия өлешендәге беренче утырышында катнашты. Чара РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкчелегендә видеоэлемтә аша узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Әңгәмә барышында бүген Кытай белән хезмәттәшлек иң мөһим халыкара юнәлешләрнең берсе булып торуы билгеләп үтелде. Голикова сүзләренчә, булачак вакыйгаларга ике як та кызыксыну күрсәтә. 16 майга ике яклап Россия — Кытай мәдәнияте елларын рәсми рәвештә ачу билгеләнгән, диде ул.
Россия — Кытай мәдәнияте еллары кысаларында чараларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга кирәк, дип искәртте РФ вице-премьеры.
Россия Президенты Владимир Путин гыйнвар башында ике яклап Россия — Кытай мәдәнияте елын үткәрү турындагы боерыкны имзалады. Чаралар 2024 һәм 2025 елларда узачак. РФ Хөкүмәте оештыру комитетының Россия өлеше составын раслады, аны вице-премьер Татьяна Голикова җитәкли.
Оештыру комитеты составына Санкт-Петербург, Татарстан һәм Кытай белән чиктәш берничә төбәк җитәкчеләре, Мәскәү Кремле, Дәүләт тарихи музее, Рус музее, Дәүләт Эрмитажы музейлары, шулай ук Россия Дәүләт китапханәсе, Мәскәү циркы, Зур һәм Мариин театрлары директорлары керде.