Россия Геройлары Мәскәүнең Татар Мәдәни үзәгендә булды
«Россия Федерациясе Герое» дигән югары дәрәҗәгә лаек булган подполковник Раил Габдрахманов, майор Борис Дудко, шулай ук махсус операция зонасында катнашучы хәрбиләр Марат Сафин һәм Марсель Хафизовны Мәскәүнең Татар Мәдәни үзәгендә оештырылган ифтарга чакырдылар. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов һәм Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов белән очрашты.
Фәрит Фарисов аларга – автономия эшчәнлеге, ә Әнвәр Хөсәенов үзәк урнашкан тарихи бина һәм аның агымдагы эшчәнлеге хакында сөйләде.
Геройлар татар теле, бию сыйныфларында, китапханәдә булды, бинаның тарихи интерьерлары белән танышты.
Ишеткән һәм күргәннәре аларда зур кызыксыну уятты һәм бирегә кабат килергә чакыргач, әлеге тәкъдимне бик рәхәтләнеп кабул иттеләр.