Казаннан Оренбург өлкәсенә шешәләргә тутырылган 37 тонна су китерәчәкләр
Казаннан Оренбург өлкәсенә шешәләргә тутырылган су китерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Казаннан су басу зонасыннан эвакуацияләнгән Оренбург өлкәсе халкы өчен шешәләргә тутырылган 37,5 тонна су озаттылар.
Суны урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өч КамАЗ машинасында китерә.
Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, Казанда «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә язгы ташудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкы өчен гуманитар ярдәм җыю турында игълан итте.