Сиднейда сәүдә үзәгендә һөҗүм нәтиҗәсендә 6 кеше үлгән
Ир-ат пычак белән һөҗүм итү сәбәпле, Сиднейда сәүдә үзәгендә 6 кеше үлгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Ким дигәндә тагын 7 кеше зыян күргән.
Австралия полициясе Сиднейга һөҗүмнең террорчылык акты булырга мөмкинлеген белдерә.