Мәгълүмат чарасы: Беренче вице-премьер Белоусов Хисап палатасын җитәкләргә мөмкин
Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов Хисап палатасына күчәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости Хөкүмәттәге чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.
«Андрей Рэмович Белоусов яңа хөкүмәт составына кермәскә мөмкин дигән мәгълүмат бар. Ул Хисап палатасы башлыгы вазифасына билгеләнергә мөмкин», - диелгән хәбәрдә.
Мәгълүмат чарасы искәрткәнчә, Хисап палатасының элеккеге башлыгы Алексей Кудрин 2022 ел ахырында «Яндекс»ка күчте. Шуннан бирле бу пост вакантлы санала.
Россия Президенты Владимир Путин җитәкченең булмавы палата эшенә йогынты ясамавын белдергән иде.