Россиядә геодезия өлкәсендә яңа премия гамәлгә куелды
Россиядә галим, астроном-геодезист Феодосий Красовский исемендәге премия гамәлгә куелды. Ул инновацион җиһазлар ясаган, илнең оборонасын һәм иминлеген ныгытудагы уңышлары өчен аерым тикшеренүчеләр яки коллективларга тапшырылачак. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.
Геодезия һәм картография өлкәсендәге премия биш елга бер тапкыр тапшырыла, беренче тапкыр аны 2026 елда бирергә ниятлиләр. Ун лауреат берәр миллион сум акча алачак.
«Премия инновацион геодезик җиһазлар ясаган, шулай ук илнең оборонасын һәм иминлеген ныгытудагы зур уңышлар өчен тапшырылачак. Моннан тыш, бу өлкәдәге зур әһәмияткә ия фәнни, идарә итү һәм педагогик казанышлар да билгеләп үтеләчәк», - диелә аңлатма язуында.
Җиңүчеләрне Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте каршында оештырылган ведомствоара совет билгеләячәк.