Мөхәммәтшин: Елгалар янында тәртип булсын өчен район башлыклары җаваплылыгын арттырырга
Су басу куркынычы булу сәбәпле, елга янында торак йортлар һәм башка объектлар төзү уйланылган булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент президиумы утырышында белдерде.
«Әгәр йорт төзү мөмкинлеге бар икән, суга якынрак булырга тырышалар. Бу документларны кем рәсмиләштерә? Мондый әйберләр ничек рөхсәт ителә? Ә аннары барысын да тәртипкә китерергә туры килә. Моңа юл куймаска! Кече һәм зур елгалар, тулаем су объектлары янында тәртип булсын өчен, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең җаваплылыгын арттырырга кирәк. Андый җир кишәрлеге сайлаган очракта, тәртипкә китерү миллиардча сумга төшәчәк», - диде Мөхәммәтшин.
«Иделне савыктыруү» федераль проектын гамәлгә ашыруны Татарстан Хөкүмәте генә түгел, җирле үзидарә органнары да контрольдә тотарга тиеш, дип өстәде парламент җитәкчесе. «Су ресурслары - һәр төбәкнең байлыгы, аны сакларга кирәк», - диде ул.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләвенчә, 2021 елдан «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» проекты ярдәмендә Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү башланды. Эшләрнең гомуми бәясе 7,6 млрд сум дип бәяләнә. Реконструкция быел тәмамлана һәм Иделгә аккан агым суларның пычрану күрсәткечен өч тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу федераль проект буенча Татарстанда 13 чистарту корылмасы төзү һәм реконструкцияләү каралган. 2024 елга кадәр финанслау 10,2 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән 8,3 млрд сум - федераль бюджет акчалары.
Моннан тыш, Шадриков сүзләренчә, киләсе елда Чаллыда Мәләкәс елгасының 4,6 километрын чистарту дәвам итәчәк. Беренче участок буенча эшләр узган ел төгәлләнде. Икенче участокка федераль бюджеттан 2025 - 2026 елларга 320 млн сум бүлеп биреләчәк.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә язгы ташу кискен мәсьәләләрнең берсе булып тора. «Алтын урталыкны табу мөһим - Татарстан районнарын су басмаска һәм җәйге чорда су бассейны бушамаска тиеш. Моның өчен метеошартларны фаразлауда, су агымын һәм чыгымын модельләштерүдә һөнәри фәнни якын килү кирәк», - дип йомгаклады Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы.
Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 52,5 метр тәшкил итә. Су ресурслары федераль агентлыгы мәгълүматлары буенча, 20 апрельгә сусаклагычта суның биеклеге, исәп-хисап моделе буенча, нормаль дәрәҗәсенә кадәр - Балтыйк системасы буенча 53 метрга кадәр җитәчәк.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.
Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 10 юнәлешен колачлый. 29 февральдә, Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» яңа илкүләм проектлары турында белдерде.