Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Песошин парламентның 19 апрельдәге утырышында Хөкүмәт эше турында хисап тәкъдим итәчәк

0
Песошин парламентның 19 апрельдәге утырышында Хөкүмәт эше турында хисап тәкъдим итәчәк

19 апрельдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле өченче утырышы уза. Анда республика Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итәчәк. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Без ел саен утырышның көн тәртибенә республика Хөкүмәтенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны кертәбез. Бу алда торган утырышта төп мәсьәлә булачак. Хөкүмәт вәкилләре парламент комитетлары, фракция утырышларында докладлар белән чыгыш ясады», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, депутатлардан хисап буенча 47 сорау килгән. «Депутатлар зур кызыксыну белдерә, бу алар биргән сорауларда да күренә. Сөйләшү кызыксындырырлык булыр дип ышанам. Премьер-министр да депутатлар куйган барлык сорауларга җавап бирәчәк», - дип искәртте парламент башлыгы.

Ул узган ел, кыенлыкларга да карамастан, Татарстанның торак һәм юллар төзүдә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә, төбәк һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. «Хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең килештерелгән эше республикага потенциалын файдаланырга һәм шундый уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – уртак тырышлык белән агымдагы актуаль мәсьәләләрне хәл итү», - дип белдерде ул.

Дәүләт Советының илле өченче утырышы көн тәртибенә барлыгы 16 мәсьәлә кертелгән. ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны парламентка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган. «Ул башта парламентның барлык комитетлары утырышларында каралды һәм Дәүләт Советы утырышларында фикер алышу өчен әзер», - искәртте Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Беренче укылышка республиканың биш закон проекты әзерләнгән, алар тарафыннан Муниципаль хезмәт турында ТР кодексына, шулай ук дәүләт милкен хосусыйлаштыру, күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, парламентарийлар ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты хисабын тыңлаячак. Хисапта 2019 елның сентябреннән 2024 елның мартына кадәрге чорда башкарылган эш турында сүз бара.

Шулай ук Татарстанның өч җәмәгать судьясын сайлау өчен кандидатураларны һәм алты федераль закон проектын карау ниятләнә.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Проект "Активный гражданин" помогает делать Москву лучше





Москва

Творческие способы использования мозаики из стекла в дизайне интерьера


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о развитии инновационной экосистемы Москвы



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Лоза

Певец Лоза заявил, что Джикия является настоящим капитаном




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Курсант Пермского военного института Росгвардии принял участие в финале интеллектуальной олимпиады Приволжского федерального округа

Олимпийский чемпион Роман Костомаров поздравил победителей номинации «Экскурсия без границ» программы «Лига Экскурсоводов»

Охрана и безопасность. Как роботы и дроны работают на спортивных объектах?


ATP

Даниил Медведев идет третьим в чемпионской гонке ATP, Андрей Рублев — пятый



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» УЛУЧШАЕТ ЗАКОНЫ, управляет патентами и улучшает командное планирование в целях учёта интереса всего народа.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России