Песошин: Татарстанның зур сәнәгать предприятиеләрендә 11 мең хезмәткәр җитми
Татарстанда зур сәнәгать предприятиеләрендә генә дә белгечләргә ихтыяҗ 11 мең кешедән артып китә, шуларның 80 проценты - төрле квалификациядәге эшчеләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 53нче утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Сәбәпләрнең берсе җитештерү процессына автоматлаштыру җитәрлек дәрәҗәдә кертелмәү. Нәтиҗәдә түбән квалификацияле хезмәт шактый кулланыла», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, әмма автоматлаштыруга күчү һәрвакытта да икътисади яктан акланмаган юнәлешләр бар, шуңа күрә һәр конкрет очракны карарга кирәк.