Миңнеханов торак фонды турында кайгыртмаган предприятиегә ташлама турында онытырга кушты
Татарстанда үзләрен торак фонды турында кайгыртырга тиеш түгел дип санаган берничә предприятие бар. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
«Бу акыллыларның барысын да җыюны һәм аңлатуны сорыйм. Алар эшли ала, әма аларга республикадан бернинди ташлама булмаячак. Ул торак фондында катнашмый, бюджет хезмәткәрләренә ярдәм итми, әмма шул ук вакытта аңа ташламалар кирәк. Аларга бер тиен дә ташлама бирергә кирәкми», - дип белдерде республика Рәисе.
«Без ничек итеп яхшы табибларны, укытучыларны чакырабыз? Барысының да яхшы яшисе килә, тик файдаланырга гына тели, катнашмыйлар. Тагын бер тапкыр әйтәм - без аларга бернинди сораулар да, киртәләр дә куймыйбыз, әмма барлык ташламалар, җир кишәрлеге алу өстенлеге - берни дә булмаячак. Онытыгыз», - дип өстәде ул.