Удмуртиядә балалар өчен татар-башкорт көйләрен башкару бәйгесе була
Удмуртиядә татар-башкорт көйләрен башкаручы балалар арасында бәйге була. Бу турыда Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«4 майда Удмуртиянең Халыклар Дуслыгы йортында төбәкара татар-башкорт көйләрен уйнаучы балалар өчен «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы узачак. Белешмә өчен телефон: 8-912-871-81-80 (Светлана Кайсина)», диелә хәбәрдә.