Татарстан синоптиклары көчле җил һәм яшен турында кисәтә
![Татарстан синоптиклары көчле җил һәм яшен турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/4/26/69bac85ae8d33a7317ee084ce2923ed9.jpg)
Иртәгә, 27 апрельдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шимбә көндез һәм кич республика территориясендә җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр (Казанда 18 метрга кадәр) фаразлана.
Моннан тыш, көн азагында һәм кич төбәкнең көнбатыш районнарында яшен көтелә.
Бүген Татарстанда +23 градуска кадәр җылы була. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.