Ваһапов фонды Разил Вәлиев истәлегенә концертлар циклы оештыра
Ваһапов фонды Татарстанның халык шагыйре Разил Валиев истәлегенә багышлап махсус кичәләр үткәрә. Бу хакта фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов матбугат очрашуында әйтте.
«Ул Ваһапов фестиваленә якын булды, яхшы мөнәсәбәттә иде. Ул фестивальнең үсешенә зур өлеш кертте. Соңгы 4 елда «Яңа татар җыры» бәйгесенең жюри рәисе дә булып торды. Без аңа рәхмәтле. «Разил Вәлиев ядкаре» дигән кичәләр циклын башлап җибәрәбез. Аның исемен мәңгеләштерү, мирасын барлау эшенә дә үз өлешебезне кертергә тиеш дип уйлыйм», – диде ул.
Концертлар циклы 16 апрельдә Казанда Камал театрында башлана. 23 апрельдә Чаллының Сара Садыйкова залында уза, 25 апрельдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында була.
Ул Разил Вәлиев исеме быелгы «Яңа татар җыры» бәйгесенә аерым бер тема булып килеп керүен искәртте. «Аңа багышланган җырлар туа башлады. Разил Вәлиев иҗатына авторлар яңадан мөрәҗәгать итә башлады. Элек язылган җырлары яңа көйгә дә салына», – дип сөйләде ул.