Май аеннан Казаннан Ульяновскига һәм Чабаксарга «Метеор»лар җибәрелә
Май аенда Казаннан Ульяновскига һәм Чабаксарга даими рейслар башлана. Пассажирларны «Метеор» тизйөрешле суднолары ташыячак. Бу хакта «ТР Флот» телеграм-каналында хәбәр итә.
Бәйрәмнәрдә - 1-5 һәм 9-12 майда Ульяновскига рейслар көн саен була. 17 майдан 22 сентябрьгә кадәр күрше төбәккә җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә барырга мөмкин.
«Метеор» Казаннан Ульяновскига иртәнге сәгать 7дә кузгала, 11.00 сәгатьтә килеп җитә. Кире кайтканда алар 14.00 сәгатьтә кузгала һәм 18.00 сәгатьтә кайтып җитә.
Ә Чабаксарга 17-26 майда шимбә һәм якшәмбе, 31 майдан 1 сентябрьгә кадәр көн саен йөриячәк.
Алар Татарстан башкаласыннан иртәнге сәгать 8дә кузгала, 11.00 сәгатьтә Чабаксарга барып җитә. «Метеор» кире кайтканда 15.00 һәм 18.00 сәгатьтә кузгала.