Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Август
2021

Новости за 25.08.2021

Татарстан халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди. Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы саклануга бәйле рәвештә гражданнар өчен урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән үтеп керүе тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә, диелә министрлык хәбәрендә. «Барыгыздан да урманнарга бармавыгыз, урманнарда янгын куркынычсызлыгы... Читать дальше...

Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие белән очрашуга алдан язылып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 24 августта Казанның Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Халык белән очрашуны атна саен сишәмбе Кол Шәриф мәчетендә дәвам итү ниятләнә. Язылу өчен телефон: +7 (84-32) 37-94-53. Традиция буенча, сишәмбе иртәсендә алдан язылып килүчеләр ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен җиткерде, киңәш, нәсыйхәтләр сорады. Мөфтигә барлыгы унлап кеше мөрәҗәгать итәргә өлгерде... Читать дальше...



Актаныш районында янгын вакытында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Актаныш районындагы Яңа Кормаш авылында янгын турында кичә 21.35 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортны ут чолгап алуын ачыклый. Ул 40 квадрат метр мәйданда була. Янгын хәрабәләрен актарганда ир-ат мәете табыла, ул йорт хуҗасы дип фаразлыйлар. Янгын вакытында өйдә тагын бер кеше булуы ихтимал дигән белешмә бар. Соңрак биредә үк тагын бер мәет табыла. Янгын сәбәпләре һәм мәетләрнең шәхесләре ачыклана.

Милли китапханә «Җанлы китаплар» проектына чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 4 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә чыгарылыш яшендәге мәктәп укучыларын һәм абитуриентларны «Җанлы китаплар» проекты очрашуына чакыралар. Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Җанлы китаплар» — ул төрле юнәлешләр буенча төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә укып чыккан шәхесләр белән аралашу мөмкинлеге. Теркәлү өчен  сылтамадан  узып теркәлегез.

Түбән Камада ремонтлана торган тротуарда начар күрүчеләр өчен махсус билгеләр куела

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Түбән Кама медицина көллиятеннән Яшьлек һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамына кадәр маршрут буенча ремонт эшләре алып барыла. Юлның бу участогында асфальт катламын һәм бордюрларны алмаштыралар, күрмәүче яки начар күрүче кешеләр өчен тактиль плитка урнаштыралар. Маршрут буенча көн саен бик күп студентлар уза, күзләре начар күрүче бу яшьләр  — медицина массажына укучы белгечләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Юлда ремонт үткәрү тәкъдимен... Читать дальше...

Әлки районы үзәгендә электрүткәргечләрне яңарталар

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 25 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Әлки районы үзәгендә югары көчәнешле электрүткәргечләрнең күбесе шактый иске, тузган хәлдә иде. Район электр челтәрләре җитәкчелеге аларны яңарту мәсьәләсен республика «Челтәр компаниясе» алдында күтәргән. Анда исә әлеге эшне хуплап, аны август, сентябрь, октябрь айларында башкаруны планлаштырганнар. Базарлы Матактагы күп кенә урамнарга яңа электр баганалары кайтарылган. Электрүткәргечләрне реконструкцияләү буенча зур күләмле эшләр Җиңүнең 40 еллыгы... Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәледә яшәүчеләрне кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 25 август, «Татар-информ», «Туган як» ). 1 сентябрьдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Үзәк ур., 13 йорт. Депутат белән очрашуга килү өчен 2-20-95 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Ульяновск өлкәсендә киләсе елда узачак Федераль сабан туена әзерлек башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Халык мәдәнияте үзәгендә 2022 елның июнендә узачак Федераль Сабантуй бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе буенча беренче эшче киңәшмә узды. Киңәшмәдә өлкә сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Димитровград шәһәренең мәдәният идарәсе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә. Очрашуда милли бәйрәмгә әзерләнүне әдәби, театраль-музыкаль һәм милли юнәлешләр буенча алып бару турында килештеләр.

Бөгелмәдә гаилә корырга теләүчеләрнең күпчелеге 21 август көнен сайлаган

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 25 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Яшь парлар үз гаиләләренең туган көнен сайлауга бик игътибарлы карый. Татарстан Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 21.08.2021 көнне җиде пар никахларын теркәде. Атна чын-чынлап эссе булды һәм бу һава торышы белән генә түгел, ә теркәлгән парларның саны белән дә бәйле. Атна башында барлыгы 30 пар үзләренең никахларын теркәде.



Москва

Театр «Модерн» представит спектакль к 130-летию Олдоса Хаксли


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале испытаний беспилотного трамвая в городских условиях и запуске виртуальной карты «Тройка»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Большой театр

Большой театр и петербургский цирк на сцене калининградской драмы: 4 постановки фестиваля «Башня»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии спорта и повышении его доступности для граждан

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о спорте и ежедневных здоровых привычках


ATP

Теннисист Медведев потеряет место в рейтинге ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

"Роснефть" провела День искусства на выставке "Россия"



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России