Казан университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат
![Казан университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2023/3/7/6feaa4942069fe3e0da8335d6776913c.jpg)
Казан федераль университетының атказанган профессоры Алтер Литвин вафат булган. Бу турыда университетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татарстан 24» хәбәр итте.
Мәрхүмне соңгы юлга бүген, 7 мартта, Арча зиратында озаталар.
Алтер Литвин – тарих фәннәре докторы, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты.
Ул 1962-1979 елларда Казан дәүләт педагогика институтында, 1979–1985 елларда Казан химия-технология институтында, 1985–2013 елларда Казан дәүләт университетында укыта.