Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Март
2023

Тәравих намазы ничә рәкагать укыла һәм быел беренче тәравих кайчан була?

0

Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла. Быел беренче тәравих 22 мартта ястү намазыннан соң була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Кем дә кем Рамазан аенда тәравих намазын калдырса яки егерме рәкагатьтән киметеп кыскартса – сәхабәләрнең бердәм фикеренә каршы килгән гамәл кыла, бу гамәлдән мөмкин кадәр читләшергә кирәк.

Мондый хәдис бар:

«Аллаһы Илчесе ﷺ Рамазан аенда һәм Рамазаннан тыш унбер рәкәгатьтән дә күбрәкне укымаган».[1]

Әмма моңа охшаш хәдисләрдә, мөселман галимнәре (факиһләр) фикере буенча, тәравих намазы турында түгел, ә тәһәҗҗүд намазы турында әйтелә. Тәһәҗҗүд намазы Рамазан аенда да, Рамазан аеннан тыш та укыла, ә тәравих намазы бары Рамазан аенда гына үтәлә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны өч көнгә якын мәчеттә җәмәгать белән укыган, аннары Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм, тәравих намазы мәҗбүри булып исәпләнмәвен белдермәс өчен, аны җәмәгать белән укудан туктый.

Фикъһе буенча мәшһүр китап «әл-Ихтияр»да болай диелгән: «Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге намазны Рамазан аеның беренче көннәрендә укыган, аннан соңгы төннәрдә халык янына чыкмаган, сәбәбен исә аның мәҗбүри булып (фарыз) исәпләнә башлавыннан курку белән аңлаткан. Хак хәлифләр һәм иман әһелләре Гомәр радыяллаһу ганһу вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр әлеге намазга зур игътибар биргәннәр һәм аңа бик җаваплы караганнар». [2]

Тәравих намазы ул – сөннәт. Имам әл-Хәсән әлеге фикерне имам Әбу Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһидән тапшыра. Моңа дәлил булып Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре тора:

«Аллаһы Тәгалә рамазан рузасын фарыз итте, ә мин бу айда тәравих намазын укуны сөннәт кылдым».

Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Сөннәтемә һәм миннән соң килүче хак хәлифләрнең сөннәтенә иярүне васыять итеп калдырам». [3]

«Әд-Дүррүл-мүхтәр» китабында болай диелгән: «Тәравих – сөннәт мүәккәдә, хак хәлифләр һәм калган сәхабәләр (ир-атлар да, хатын-кызлар да) бу фикердә бердәм. Аннары имам Ибне Габидин рәхмәтуллаһи галәйһи дә әлеге намазның рәкәгатьләр саны егермегә тигез дип әйтә». [4]

أТөп дәлил булып Гомәр бин әл-Хаттаб радыяллаһу ганһуның кешеләрне җыюы һәм Губай бин Кәгабны имам итеп билгеләве, аңа егерме рәкәгать намаз укытырга боеруы тора.

Язид бин Руман рәхмәтуллаһи галәйһимәдән имам Мәлик китерә ки, кешеләр Гомәр бин әл-Хәттаб радыяллаһу ганһу вакытында тәравих намазын егерме өч рәкәгать укыганнар. Шулай ук Гали радыяллаһу ганһу дә әлеге намазны егерме рәкәгать итеп укырга боерган. [5]

Имам әс-Саури, ибн әл-Мөбәрак, имам әш-Шәфигый (рәхмәтуллаһи галәйһим) кебек галимнәр дә тәравих намазы егерме рәкәгатьтән тора дип исәпләгәннәр. Шулай ук имам әш-Шәфигый Мәккә халкының тәравих намазын егерме рәкәгать итеп укуларын күргән. [6]

Имам ән-Нәвави рәхмәтуллаһи галәйһи: «Тәравих намазы – сөннәт. Һәм ул егерме рәкәгать итеп укыла, һәрбер намаз ике рәкәгатьтән тора», – дип әйткән. [7]

Ә Аллаһ яхшырак белүче.

[1] К. «Сахихүл-Бухари» № 2013

[2] К. «әл-Ихтияр ли тәгалилил-мүхтәр» т. 1, б. 68

[3] «әл-Мүхытүл-бурхани фил-фикхил-Н’умани» т. 1, б. 456

[4]. «әд-Дүррүл-мүхтәр» т. 2, б. 45

[5]. «әл-Мүгъни ли ибни Куддама» т. 2, б. 123

[6] «Сүнәнүт-Тирмизи» т. 2, б. 162

[7] К. «әл-Мүҗмәгү шәрхүл-мүхаззаб» т. 4, б. 31







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России