Уйла, татар! Казанда Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл куябыз!
Татарстанда Туган телгә һәйкәл куелачак. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Тукайның «Туган тел» шигыренә. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, Милли китапханә янында «Туган тел» скульптура ансамбле барлыкка киләчәк. Әлеге композициянең алтарихы болайрак. Татарстан Президенты татар зыялылары белән очрашканда, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров «Туган …