Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Март
2024

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Киемнәрне без ир-атларга ничек уңайлы – шулай куябыз»

0
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Киемнәрне без ир-атларга ничек уңайлы – шулай куябыз»

«Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды.

«Сез никахлар укыйсыз, кеше тормышында ул – иң зур матур вакыйга инде. Күпмедер вакыттан соң ул таркала. Озак еллар яшиләр, читтән карап торганда матур гаилә кебек, бер дә аерылмаслар кебек тоела. Яшь вакытта һәм шактый озак бергә яшәгәннән соң аерылышу сәбәбе нидә икән?» – дип сорады тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Әти-әниләр якынрак булсын иде. Бер түбә астында булмаса да, ешрак аралашырга тырышырга кирәк. Хәзерге яңа технологияләр, видеошалтыратулар белән булса да. Әти-әниләр безнең тормышта күбрәк булсын. Алар күрә, сизә бит. «Кызым ни булды?» – дип сорый. Шуннан кызы елап, күңелен бушата да, җиңелрәк була. «Ярар, кызым, әтиең дә, бабаң да шулай булган», – дип әйтә дә әнисе, шуның белән узып китә. Әти-әниләр балаларына күбрәк ярдәм итсеннәр иде. Айга бер кайтабыз, барабыз, дию генә аз.

Аннары өйдә аз сөйләшәбез. Беребез телефонда, икенчебез телевизор карый. Өйгә кайттык, исәнләштек, хәлләрне сораштык та – шул. «Вайфай»ны сүндереп сөйләшергә яки телефонда утырган килеш уңайлы икән – шулай сөйләшергә кирәк. Күбрәк аралашу мөһим.

«Хәзрәт, мин көне буе плитә янында. Ә ул кайта да носкиен ташлый», – дип әйтәләр.

Сез без – ирләрне дә аңлагыз, ишек төбендә носки ята икән, мин аны ташламадым, куйдым. Киткәндә миңа җиңелрәк аннан алып кияргә. «Әнә урыны бар бит, шунда куйсын», – дип әйтәләр инде. Сез гаражына керсәгез, анда да аның әйберләре кул астында ята, аңа шулай җайлы. Сезнеңчә, ул дөрес ятмыйдыр. Урындыкка ыштан элеп кую да ошамый сезгә. Ул бит шкафны ачарга, нәрсәсен алырга-нитәргә кирәк. Шулай элгәч, кесәдән бөтен әйберләр төшә, ул безгә уңайсыз. Сез аңарга ачуланасыз. Ул урындыкка элгән дә, иртән рәхәтләнеп кигән дә киткән. Ә ул сезгә авырлык китерә. Ярый хатын-кызның күлмәге озын, әйберләре сумочкада. Ә безнекеләр кесәдә бит.

Сөйләшергә, аралашырга кирәк. Нәрсәдер ошамый икән «матурым, дустым, җаным, чәй эчкәч миңа рәхмәт әйтмисең икән, үпсәң миңа рәхәтрәк булыр иде» дияргә була. Безнең сүз нормасы бар: ирләрдә 3 мең, хатын-кызда 20 мең. Ир-ат көне буе аралаша торган эштә икән, сүзе бетә, өйдә балык булып утыра инде ул. Аның нормасы беткән.

Ирләргә, сүзләрегезне азрак өйгә калдырыгыз, хатыныгызга матур сүзләр әйтегез, бүләк бирегез, дип әйтәбез», – дип сөйләде хәзрәт

Хәзрәт бу хакта «ТНВ» видеосында 22.00 минутта сөйли башлый.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поздравил с 104-й годовщиной образования ТАССР





Москва

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов в Ташкенте примет участие в мероприятиях Совета регионов РФ и Узбекистана



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юрий Лоза

Певец Лоза посоветовал запевшей фигуристке Валиевой брать пример с Клавы Коки




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

УНИКС проиграл ЦСКА

Новгородские студенты стали призёрами олимпиады по анатомии в Петербурге

В Кемерове химики провели масштабный благотворительный забег «Цепная реакция»


Ролан Гаррос

Теннисист Рублев вышел во второй круг Открытого чемпионата Франции



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Татарстан

Минниханов в Ташкенте примет участие в мероприятиях Совета регионов РФ и Узбекистана



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России