Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 26.03.2022

Лениногорскида «Күңелләрдә Ислам нуры» бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 26 март, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Лениногорск Мәдәният сараенда «Күңелләрдә Ислам нуры» бәйрәм чарасы узды. Чара Болгарда Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Бәйрәм алдыннан фойеда татар сәнгате күргәзмәсе дә оештырылган иде. Анда шамаил, чиккән сөлге, бәйләнгән башмак, алмаз белән чигеп ясалган картиналар да бар иде. Шулай ук, «Ак калфак» оешмасы, Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре, ясаган рәсемнәре дә тәкъдим ителде.

Әгерҗенең Салагыш авылында Нәүрүз бәйрәмен тел йотарлык ботка пешереп каршы алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Әгерҗенең Салагыш мәктәбендә «Хуш киләсең, Нәурүз!» дип исемләнгән бик күп чаралар узды. Бәйрәм әдәби- музыкаль иртәдән башланды. Бу чарада «Дуслык» түгәрәгенә йөрүче һәм башка укучылар бәйрәм уңаеннан җырлар һәм биюләр башкардылар. Бәйрәмгә Нәрүзбикә һәм Кыш бабай да килгән иде. Алар үзара көч сынашты һәм ахырда кыш үзенең китәргә тиешлеген кабул итте. Уразай башлангыч сыйныф укучылары да, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме оештырды. Индира апа укучыларга «Нәүрүз» бәйрәме турында анлатты... Читать дальше...

Түбән Кама ветераннары арасында фестиваль-бәйгенең йомгаклау концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Якшәмбе, 27 мартта, Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә ветераннар арасында «Лейся, песня, на просторе…» фестиваль- бәйгесенең йомгаклау концерты була. Концерт залы сәхнәсендә иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Быел бәйгенең сайлап алу этабында меңгә якын түбәнкамалы катнашкан. Тәкъдим ителгән 82 гаризадан финалга 472 катнашучы үткән. Бәйгедә шәһәр генә түгел, авыл халкы да зур активлык күрсәткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...



2022 елгы «Нәүрүз гүзәле» билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Төрки һәм иран халыкларында Яңа ел бәйрәме «Нәүрүз»дә быелгы «Нәүрүз гүзәле» ачыкланды. Казан ипподромында узган «Нәүрүз» бәйрәмендә 2022 елгы «Нәүрүз гүзәле» билгеле булды. «Нәүрүз гүзәле» исеменә Азәрбайҗаннан Айшан Аликберова лаек дип танылды. 1 мисс — Үзбәкстаннан Гөлнара Әхмәтова, 2 мисс — Төркмәнстаннан Мәхриҗамал. Узган елгы «Нәүрүз гүзәле» Казахстаннан Карина Габдуллина 2022 елгы Гүзәлгә таҗ кидерде. Матурлык һәм батырлык бәйгесенең беренче... Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика конкурсларын үткәрү турында игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түбәндәге республика конкурсларын үткәрү турында игълан итә. Бу — «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы». Ведомство сайтында шул хакта хәбәр ителә. Читать дальше...



Ульяновск өлкәсендә «Ел укытучысы» бәйгесендә татар укытучылары җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 26 мартта Ульяновск өлкәсенең 101нче Губернатор лицеенда «Ел укытучысы -2022» конкурсының өлкә этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Анда 101нче Губернатор лицееның химия укытучысы Тимур Артыков «Ел укытучысы» булып танылды. Ульяновск шәһәренең 52нче мәктәбе укытучысы Рөстәм Айнулин икенче урынга лаек булды, ул беренче тапкыр «Ел укытучысы» конкурсында катнашты. Өченче урынны Вешкайма районы Стемасс мәктәбе укытучысы Анна Курицина алды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда буран, көчле җил һәм яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 мартта, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы була. Җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Урыны белән, шулай ук Казанда да, төнлә кыска вакытлы буран һәм бозлавык фаразлана. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, вакыты белән секундына 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Читать дальше...

Саклану министрлыгы запастагыларны хәрби комиссариатка чакыру хәбәрен кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Россия Саклану министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков сүзләренчә, военкоматлар запастагы кешеләрне чакыртмаган. Аның сүзләренчә, ведомствоның мондый планнары юк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Барлык мондый ялган шалтыратулар Украина территориясеннән гамәлгә ашырыла, чынбарлыкка туры килми һәм Украина махсус хезмәтләренең провокациясе булып тора», — дип аңлатты ведомство вәкиле. Шулай ук соңгы көннәрдә Россиядә яшәүче күп кенә ир-атларга фейк телефон шалтыратулары килгән... Читать дальше...

Казанда мөселман яшьләре арасында «MuslimQuiz» уены җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанда IT-парк бинасында мөселман яшьләре өчен «MuslimQuiz»ның алтынчы — финал уены үткәрелде. 2021-2022 ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узды. Татарстан Диния нәзарәте 31 мартта Рамазан аена багышлап сезоннан тыш тагын бер уен уздыра. 19-20 май көннәрендә «KazanSammit — 2022» программасы кысаларында «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә халыкара форум кунаклары өчен тагын 2 уен көтелә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Ульяновскида үзешчән татар халык театрлары Тарханов исемендәге фестивальгә җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасында «Сәхнәдә — „Бердәмлек“ театры» дигән язма чыкты. Ульяновскида үзешчән татар халык театрларының ТАССРның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге 7 нче төбәкара фестивале дәвам итә. Татар мәдәният үзәге һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән үткәрелгән традицион фестивальдә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан районнары театрлары катнаша. Үткән якшәмбе көнне Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә төбәгебезнең данлыклы сәнгать коллективы ... Читать дальше...

Россия Хөкүмәте IT-белгечләрне армиягә чакыруны кичектерү проектын караячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). IT-тармак хезмәткәрләре өчен армиягә баруны кичектерү турындагы карар проекты хөкүмәткә тапшырылган. Бу хокукны IT-юнәлеш мөһим, ләкин төп эшчәнлек булмаган компания хезмәткәрләренә дә бирү мөмкинлеге турында фикер алышалар. Россия Президенты Владимир Путин март башында IT-өлкәдә аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүче РФ гражданнарына 27 яшькә кадәр яки бу оешмаларда эшләү чорында армиягә чакыруны кичектерү хокукы бирү турында боерыкка имза куйды. Бу турыда РФ цифрлы үсеш... Читать дальше...

Композитор Рим Хәсәнов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Танылган композитор Рим Хәсәнов Россия Мәдәният хезмәткәре көнендә Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. «Минем башкала турында яңа җырым бар, анда да һәр Уфа кешесенә кадерле булган герой Салават Юлаев белән бәйле урын телгә алына, — ди Рим Хәсәнов. Республика башлыгы кулыннан шундый бүләк алу зур горурлык. Бәяләүегез өчен рәхмәт! Эшләвебезне дәвам итәчәкбез», - диде ул. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итә. Рим Хәсәнов — легендар композитор, 400дән артык җыр... Читать дальше...

Дмитрий Медведев Россиядә 1998 елгы дефолт кабатлану мөмкинлеге юк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Россиядә 1998 елгы дефолтның кабатлануы хәзер мөмкин түгел, чөнки ил күпкә якланган. «Бер үк суга ике тапкыр кермиләр. Минем 1998 елда хакимияткә катнашым юк иде һәм моны, гади гражданин яки бизнес кешесе позициясеннән кабул иттем. Әмма ул вакытта безнең җәмгыять тә, дәүләт тә азрак якланган иде», — диде Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Моннан тыш, элеккеге президент нефтькә бәя төшүе һәм Россиягә каршы... Читать дальше...

Google «Мир» карталарын Google Pay түләү системасына тоташтыруны туктата

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Россиядә «Мир» түләү карталарын Google Pay системасына тоташтыру буенча сынау программасы Google компаниясе инициативасы белән туктатылды. «Google инициативасы буенча „Мир“ карталары өчен Google Pay сервисын эшләтеп җибәрү буенча сынау проекты туктатылды», — дип аңлаттылар Илкүләм түләү карталары системасы матбугат хезмәтендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Элегрәк The Wall Street Journal газетасы хәбәр иткәнчә, Google компаниясе «Мир» түләү системасы карталарын Google Pay цифрлы янчыгына тоташтыру эшен туктаткан. Читать дальше...

Путин санкция шартларында дарулар әйләнеше турындагы законга үзгәрешләрне раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин санкцияләр шартларында дарулар әйләнеше һәм аларны даруханәләргә җибәрү турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Яңалык дарулар белән күпләп сату итә торган оешманы медицинада куллану өчен дару препаратларын китерү срокларын үтәргә мәҗбүр итә. Моннан тыш, күпләп сатучыларның тиешле килешү төзелгән даруханә оешмаларына медицина куллануы өчен препаратлар (дарулар булган очракта) китерүдән баш тартырга хокуклары юк. Читать дальше...


Музыкальные новости
Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM





Rss.plus
Актёр

«Поборол это гнусное чувство». Актер Галкин — о своей маленькой дочке, зависти и настоящей любви




Тендер на ликвидацию борщевика объявили в Подмосковье

Магнитогорский проект стал лауреатом Международного профессионального конкурса НОПРИЗ на лучший проект – 2023

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию

Как обманули пенсионерку при замене электросчетчика




Михаил Черепанов: Сугышта югалганнарны 22 июньгә кадәр билгеләп бетерергә җыенабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов сугышта югалганнарны җәйгә билгеләп бетерергә уйлавын һәм «Хәтер китабы»нда кабатлаулар булуын белдерде. 25 март көнне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында Бөек Ватан сугышында ТАССРның югалтулары турында булган түгәрәк өстәлдә хәбәрсез югалганнар турында да сөйләштеләр. Белгечләр әйтүенчә, Татарстаннан якынча 200 мең кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бөек Ватан сугышы музей-мемориал... Читать дальше...

Татарстанда ике ир-ат утырган кар чанасы ярдан төшеп киткән, берсе үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 04.56 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Удмуртиядә яшәүче 26 яшьлек ир-аттан хәбәр килгән. Ул иптәше белән Менделеевск районының Иске Гришкино авылы янында снегоходта йөрүе һәм ярдан елга бозына килеп төшүләре турында сөйләгән. Аның иптәше үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынына 86нчы янгын-сүндерү һәм коткару часте килгән. Алар килгәнче ир-ат мәрхүмне... Читать дальше...

Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларының төнлә эшләвен чикләү бетерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Татарстанда кафе һәм рестораннар кабат төнлә эшли алачак. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бүгенге документ Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарындагы тыюны гамәлдән чыгара. Җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23 сәгатьтән соң чикләү 2021 елның 30 октябрендә кертелде. Бу чикләү Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле игълан ителгән иде.

Ләйлә Фазлыева: Җиңү бәйрәме алдыннан балаларга хатлар таратырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бөек Ватан сугышында ТАССРның югалтуларына багышланган түгәрәк өстәлдә ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү көне алдыннан балаларга хатлар тарату идеясе белән чыкты. 25 март көнне Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында Бөек Ватан сугышында ТАССРның хәрби югалтуларына багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. «Хәтер китабы» редакторы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм исән кайткан Татарстан кешеләре турында яңартылган статистиканы әйтте. Читать дальше...

Кайда син?

Tatobzor.ru (Казань) 

«Кайда син?» татарча фильм | «Где ты?» татарский фильм(сериал) о судьбе трех подруг-учительниц. Татарский сериал «Кайда син?»(Где ты?) повествует историю о судьбе трех подруг-учительниц,они молодые, умные, образованные, имеют любимую профессию и работают в одной школе. Их объединяет общая боль —… Далее

Югары Ослан районында юл һәлакәтендә дүрт олы кеше һәм ике бала имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Татарстанның Югары Ослан районында М7 юлында ике автомобиль бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Бер машинада ике олы кеше, икенче машинада ике бала һәм ике олы кеше имгәнгән. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.



Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России