Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 09.03.2022

Казан федераль университетының Алабуга институтында татар теле курслары башлана

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 9 март, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 10 марттан Казан федераль университетының Алабуга институтында барлык теләүчеләр өчен татар теле курслары башлана. Укыту бушлай булачак. Дәресләр 15 кешедән торган төркемнәрдә узачак.  Казан университетының Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар төп бинада һәм инженер-технология бүлеге бинасында оештырылачак. Элемтә өчен телефон номеры: 8(85557)75198, 89625779256

Сертотмас үрдәк

Tatobzor.ru (Казань) 

«Сертотмас үрдәк» татар әкияте | «Болтливая утка» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайваны­на, ерткычына озак-озак итеп… Далее

Марат Җәббаров: Азык-төлек белән тәэминатта борчылырлык урын юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, азык-төлек белән тәэминатта борчылырлык урын юк. «Санкцияләр аркасында кайбер азык-төлек продуктлары ингридиентлары белән проблемалар бар, ләкин Россия җитештерүчеләре тәэмин итә, барлык ингридиентлар булдырыла. Билгеле бер кыйбатлану бар, тик быел Президент тарафыннан республика казнасыннан, федераль бюджеттан акча хисабына социаль икмәк төрләрен арзанайту карары бар. Читать дальше...



Европада коронавирусның «дельтакрон» штаммы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш авырулар бүлекчәсенең техник төркеме башлыгы Мария ван Керкхове брифингта Европада коронавирусның «дельтакрон» штаммы барлыкка килүен раслады. «Ул Франция, Нидерланд, Даниядә ачыкланды. Әмма бу штаммны йоктыручылар аз теркәлгән», — диде ул. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Коронавирусның «дельтакрон» штаммы «дельта» һәм «омикрон» штаммнары берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән, диде Ван Керкхове. Бөтендөнья сәламәтлек... Читать дальше...

Татарстанда пенсия күләме турында белешмәгә дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Пенсия күләме турында белешмәне, Россия Пенсия фонды бүлегенә килеп тормыйча, дистанцион рәвештә алырга мөмкин. «Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү гражданнар арасында ихтыяҗ зур булган Россия Пенсия фонды хезмәтенең берсе булып тора. Бу документны алу өчен күпчелек очракта кешеләр шәхсән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итә. Әмма пенсия фондына килү бөтенләй мәҗбүри түгел. Бу мәсьәләне хәл итү өчен... Читать дальше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Коронавирус пандемиясе тәмамланырга җыенмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус пандемиясе төгәлләнергә җыенмый әле. «COVID-19 пандемиясе тәмамланудан ерак, һәм бөтен җирдә тәмамланмыйча ул беркайда да бетмәячәк», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адан Гебрейесус. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Шулай ук вирус эволюцияләнүен дәвам итә, дип өстәде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы. Оешма мәгълүматлары буенча, пандемия башыннан алып коронавирустан 6 миллионнан артык кеше үлгән.

Татарстанда -26 градус салкын фаразлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә каты салкын көтелә. Шулай итеп, төнлә һәм иртән һава температурасы -26 градус фаразлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, урыны белән бераз кар, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә. Төнлә республикада һава температурасы -16..-21 градус фаразлана, аязганда һава температурасы −26 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -6..−11 градус була.

Федерация Советының Татарстаннан ике әгъзасы Евросоюз санкциясенә эләкте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Евросоюз Федерация Советының 146 әгъзасына карата санкция кертте. Яңа санкция исемлегенә Татарстанның ике вәкиле Ленар Сафин һәм Геннадий Емельянов та эләккән.  Европа берлеге сайтында чыккан Еврокомиссия белдерүе нигезендә, сенаторлар Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы белән үзара ярдәм турындагы шартнамәләрне раслауда катнашканга чикләүләр кертелде. Моннан тыш, санкция астына бизнесның тагын 14 вәкиле, шул исәптән «Сибур Холдинг» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Конов та эләккән.



Путин Баш хәрби прокуратурага Украинага срочниклар эләгү сәбәбен ачыкларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Баш хәрби прокуратурага Украина территориясенә срочниклар ничек эләгүен тикшерергә кушты. Элегрәк РФ Хәрби көчләренең частьларында срочниклар булу фактлары турында Россия Оборона министрлыгының рәсми вәкиле хәбәр итте.  Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләгәнчә, Донбассны яклау буенча махсус операция башланганчы югары башкомандующий кушуы буенча Хәрби көчләрнең бүлекчәләренең барлык командирларына да Украина территориясендәге... Читать дальше...

Россия Хөкүмәте икмәк пешерүчеләргә ярдәм итү өчен 2,5 млрд сум бүлеп бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә 2,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Шул исәптән икмәк, икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләргә игътибарны юнәлтик, чөнки чит илдә Россия ашлыгына ихтыяҗ бик зур. Аның бәясе арта. Һәм үзебезнең чимал белән, барыннан да элек, үзебезнең икмәк пешерү сәнәгатен тәэмин итәргә кирәк», — диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында. Читать дальше...

Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре юл төзелешенә тагын 160 млрд сум алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә транспорт инфраструктурасы төзелешенә өстәмә акча бүлеп бирергә җыеналар. Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, сыйфатлы юллар илнең барлык төбәкләрендә икътисадны үстерү өчен кирәк.  «Аны булдыруга өстәмә рәвештә 160 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез. Акчаны Татарстан, Приморье крае, Белгород һәм Кемерово, Мәскәү һәм Ярославль өлкәләрендәге, шулай... Читать дальше...

Россия Саклану министрлыгы Украинада срочниклар булу фактларын ачыклады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы Россия Кораллы көчләре частьларында срочниклар булу фактлары ачыкланган. «Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган инде», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Ул ачыклаганча, тыл тәэмин итү бурычларын үтәгән бүлекчәләрнең берсенә милли батальонның диверсион төркеме һөҗүм иткән, һәм берничә хәрби хезмәткәр, шул исәптән срочниклар кулга алынган. Читать дальше...

WhatsApp хәбәрләр таратуга чикләү кертә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). WhatsApp яңартылганнан соң Android өчен хәбәрләр җибәрүдә чикләү кертә. Аннары кулланучылар хәбәрне бер төркем чатына гына җибәрә алачак. «Әгәр сезгә хәбәрне берничә төркем чатына җибәрергә кирәк икән, сез шул хәбәрне кабат сайлап алырга һәм „җибәрергә“ дигән төймәгә басарга тиеш буласыз», диелгән WABetaInfo порталында чыккан хәбәрдә. Чикләүләр беренче тапкыр җибәргәннән соң биш һәм аннан да күбрәк җибәрелгән СМС-хәбәрләргә кагыла. Андый хәбәрләр «еш җибәрелә торган» дип билгеләнәчәк. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «АГрупп» җитәкчелеге белән импортны алмаштыру турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «АГрупп» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Сергей Абрамов очрашты. Алар VR/AR-технологияләр өлкәсендә проектларны үстерү, сәнәгатьтә импортны алмаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты. Шулай итеп, Миңнеханов һәм Абрамов «АГрупп»ның «Номикс» һәм «Пенза приборлар заводы» ЯАҖ портфель компанияләре белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда икмәк предприятиеләрен он белән тәэмин итү буенча резерв булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, Татарстанда икмәк предприятиеләрен он белән тәэмин итү буенча резерв булдырылган. Министр соңгы вакытта халыкның кибетләрдә он, шикәр, карабодайны күпләп алуын искәртеп, борчылырлык урын булмавын әйтте. «Президент (Рөстәм Миңнеханов — Т.И. искәрмәсе) ашлык буенча резерв булдырырга кушты. Аннан он тарттырырга эшкәртүгә бирәбез. Барлык икмәк предприятиеләре... Читать дальше...

Марат Җәббаров: Татарстанда шикәр буенча резерв булдырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанда шикәр буенча резерв булдырылган. Ул кичә республика Президенты Рөстәм Миңнехановта очрашканнарын әйтте. «Ул безгә шикәр буенча резерв формалаштырырга күрсәтмә бирде. Буа һәм Зәй шикәр заводлары белән сөйләштек. Социаль объектлар — мәктәпләр, балалар бакчалары, картлар йортлары өчен резерв булдырыды. Президент акча бүлеп бирде. Яңа уңышка... Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней





Rss.plus
РФ

Власти Евросоюза призвали РФ пересмотреть решение о судьбе "дочек" Ariston и Bosch




Москва. Народная приемная КПРФ в ВАО. Сухо в доме будет, но в 2035 году

Один из фигурантов дела о взятке замглавы МО РФ Иванова обжаловал свой арест

В Йошкар-Оле призёров конкурсов о родном крае наградили поездкой в Москву

Жителям Подмосковья дали советы по перевозке питомцев на дачу




Discovery телеканаллары Россиядә күрсәтүне туктата

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россиядә Discovery каналларының тапшырулары туктатылачак. «Discovery Россиядә үз телеканаллары һәм сервис эшен туктатып тору карарын кабул итте», — диелгән компания хәбәрендә. Бу хакта Reuters агентлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Шул рәвешле, 15 каналның эше туктатыла, шул исәптән HGTV, Animal Planet, TLC һәм Eurosport. Элегрәк Россиядә тапшыруларны туктату турында BBC, CNN, Германиянең ARD һәм ZDF телеканаллары, Италиянең RAI дәүләт телевидениесе һәм башка каналлар белдергән иде. Читать дальше...

Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов Кыргызстанның дәүләт бүләгенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар Галәветдинов Кыргызстан Республикасының Диннәр эшләре буенча дәүләт комиссиясенең күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Ул «Хезмәттәшлек өчен» күкрәк билгесе белән Мәскәү Җәмигъ мәчетендә IQRA («Укы!») китап уку күргәзмәсе халыкара конкурсының икенче этабы вакытында бүләкләнде. Бүләкне Кыргызстанның Диннәр эшләре буенча дәүләт комиссиясе директоры Тойгонбай Абдыкаров тапшырды. Читать дальше...

Татарстанда иртәгәдән «Мәдәни ЯЗ» проекты башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгәдән Татарстанда «Мәдәни ЯЗ» проекты старт ала. Ике атна дәвамында Татарстан мәдәният учреждениеләре акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештыра Камал театры проект кысаларында иртәгә 19.00 сәгатьтә «Театр & Музыка. Яхин» спектакленә чакыра. Сәхнәдә Камал театрының җырлаучы артистлары башкаруында Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган театр-музыкаль тарих яңгыраячак. Керү ирекле, алдан теркәлү сорала. Теркәлү өчен сылтама . Читать дальше...



Москва

Что можно отметить в этот день


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В столице открыт сезон фонтанов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

«Это не такая серьезная ситуация»: личные кадры с раздетой Анастасией Волочковой попали в открытый доступ




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»

"Спартак" обыграл "Локомотив" в 26-м туре чемпионата России


Уимблдон

16-летняя Мирра Андреева победила чемпионку Уимблдона на турнире WTA в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новости 24 часа

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России