Бөгелмә хатын-кызлары Уфада Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде
(Бөгелмә, 12 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте уздырган бу бәйге Россия төбекләренең һәм БДБ илләренең 500дән артык хатын-кызын берләштерде. Шуларның 150се финалга чыкты. Чарада Бөгелмә шәһәрендә яшәүче, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, өч бала анасы, алты онык әбисе Римма Кадыйрова, һәм күп балалы әни, тренер-инструктор, «Кониленд» ат-прокат клубы хуҗасы Гөлнара Галиева катнаштылар. Бөгелмәлеләр «Хатын-кыз — ана» һәм «Хатын-кыз — эшкуар-ханым» номинацияләрендә җиңүче булды. Читать дальше...