Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 17.03.2022

Чаллы мэры Украинада һәлак булган солдат гаиләсендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 17 март, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы », Зөлфия Галим). Шәһәр мэры Наил Мәһдиев контракт буенча хезмәт иткәндә, батырларча һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсендә булды. «Солдатны соңгы юлга озату чыгымнарын шәһәр тулысынча үз өстенә ала. Әлегә вакыты билгеле түгел, әмма батырны лаеклы итеп, соңгы юлга озатырга кирәк. Гаиләсенә авыр. Егетнең әнисе Альбина Магомедовна 25 ел хокук саклау органнарында эшләгән», — диде мэр. Альбина ханымның ике улы булган, берсе 1991 елда туган, ә Артур — 2001 едңа. Читать дальше...

Кузбасс Диния нәзарәте балалар өчен итекле хоккей турниры оештырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кузбасс өлкәсендәге «Кышлау» аренасында киез итекләр киеп уйный торган хоккей турниры узды. Ул Кемерово өлкәсенең Юрга округындагы Зимник авылының мөселман дини оешмасына 10 ел тулуга багышланды. Турнирда Искитим урта мәктәбе, Попереченская төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Зимник төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Россия мөселманнарының Дини җыены шул турыда хәбәр итә. Турнир ике яшь категориясендә — 1-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Читать дальше...



Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада 7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 мартта, Татарстанда әле көчле салкыннар була. Шимбәдән башлап төбәккә җылылык килә. Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 19 мартта төнлә термометр баганалары -9.. -14 градуска кадәр, урыны белән -18, көндез -3.. +2 градуска кадәр күрсәтеләчәк. Читать дальше...

Җәмәгать эшләрендә катнашучы эшсезләр минималь хезмәт хакы күләмендә түләү алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Эшкә урнаша алмаган россиялеләр җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган өчен ай саен бер минималь хезмәт хакы күләмендәге (МРОТ) түләүләр ала алачак. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Депутат билгеләп үткәнчә, җәмгыять файдасына эшләнә торган түләүле эшләргә рәсми рәвештә эшсез дип танылган һәм мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торучы гражданнар җәлеп ителергә мөмкин. «Ягъни бу гражданинга эшсезлек буенча пособиедән тыш... Читать дальше...

Россия гаскәрләре 10 чакрым алга китеп, Новомайорское, Перечистовка пунктларын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россиянең Кораллы көчләре Украинада бер көн эчендә 10 километрга алга киткән. Бүген аларның контроленә Перечистовка һәм Новомайорское торак пунктлары күчте. Россия Саклану министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Россия Федерациясенең Кораллы көчләре уңышлы алга баруны дәвам итеп, Новомайорское, Пречистовка торак пунктларын контрольгә алды. Көн эчендә алга китеш 10 километр тәшкил итте», — дип билгеләп үтте ул брифинг вакытында. Читать дальше...

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимов бик таләпчән кеше булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның таләпчән кеше булганын әйтте. «Ул шулкадәр таләпчән кеше була. Аның бәхәсләргә, конфликтларга керүен беләсез. Мәсәлән, аның „Татар хатыны ниләр күрми?“ дигән әсәре мәктәп дәреслекләрендәге вариантыннан аерыла. Иҗат методы да, эчтәлеге дә төрле. Беренче вариантта җиде кыз бәете сюжетына нигезләнеп язса, әсәрнең икенче варианты реализм мәйданында иҗат ителгән»... Читать дальше...

Роскомнадзор WhatsApp кушымтасына чикләүләр кертелмәве турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия территориясендә WhatsApp мессенджеры эшенә чикләүләр кертелмәде. Кушымтаның өзеклекләр белән эшләве Meta Platforms ресурсларына чикләүләр кертү белән бәйле түгел, дип хәбәр итә Роскомнадзорның матбугат хезмәте. Бу турыда РИА Новости яза. «Россия территориясендә WhatsApp мессенджерының эше чикләнми. Роскомнадзор сервисның өзеклекләр белән эшләвен Meta Platforms ресурслары булган Facebook һәм Instagram сервисларына кертелгән чикләүләр белән бәйләми», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...



Россия төбәкләрендә яшәүче татар эшмәкәрләре Буа районы хуҗалыклары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Буа, 17 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Татарстанның Буа райондагы татар авыллары тормышы һәм хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышты. Делегатлар Исәк, Бик-Үти, Боерган, Иске Суыксу авыл җирлекләрендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында, тегү цехында булды. Район башлыгы Ранис Камәртдинов район үсеше турында сөйләде. «Былтыр Татарстанның социаль-икътисади үсеше рейтингында Буа районы күрсәткечләрен яхшыртты һәм унбер позициягә күтәрелде», — диде ул пленар утырышта. Читать дальше...

Алексей Песошин кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына яңа ярдәм чаралары тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү буенча кайбер закон чыгару инициативаларын тәкъдим итте. Алексей Песошин бу фикерләрен РФ Идел буе федераль округы субъектларында дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында әйтте. Чара бүген Казанда узды. Песошин сүзләренчә, система барлыкка китерүче предприятиеләргә ярдәм итү чаралары белән беррәттән кече... Читать дальше...

Казанда Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган фәнни конференция була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 25-26 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә «Казан утлары» журналы белән берлектә татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция оештырыла. «Быел „Казан утлары“ журналы оешканга йөз ел була. Галимҗан Гыйльманов шушы журналны оештырган, аның проектын күзаллаган шәхесләрнең берсе. Без, киңәшләшеп, шушы ике датаны берләштерергә булдык», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында академиянең вице-президенты Дания Заһидуллина. Читать дальше...

8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа пособиеләрне май аенда түли башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлыйлар. Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шул хакта белдерде. «Ата-аналарга ярдәм күрсәтүне дәвам итү мөһим. Кереме аз булган гаиләләрдә үсүче 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлыйбыз. Алар 1 апрельдән исәпләнәчәк», — диде ул. Бу турыда РИА Новости яза. Мишустин ассызыклаганча, системаны мондый гаиләләргә тизрәк ярдәм итү өчен көйләргә кирәк. Читать дальше...

Галимҗан Ибраһимовның академик басмасына моңарчы чыкмаган документлар кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты классигы, галим Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык «Әсәрләре» ндә әдипнең моңарчы нәшер ителмәгән документларын керткәннәр. «Мәсәлән, академик басманың XV томында 1921, 1929 һәм 1936 елда язган автобиографияләре бар. 119 хаты кертелде. Хатлар стиль ягыннан төрле: рәсми, шәхси, ачык хатлар бар. Барлыгы 237 документ тупланды», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының... Читать дальше...

Алексей Песошин Идел буе федераль округы советы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында катнашты. Чараны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында хәбәр ителә. Очрашуда катнашучылар җирле үзидарәнең халык хакимияте бердәм системасында хокукый нигезләрне камилләштерү турында фикер алышты. Утырышның ачылышында Комаров билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчыларын «Без бергә. Спорт» медальләре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рушан Миңнегулов һәм Марта Зәйнуллинаны паралимпиячеләрнең «Без бергә. Спорт» Кышкы уеннарында медальләр яулаулары белән котлады.  Чаңгычыларның әлеге медальләре бу ярышларда Татарстан өчен беренчесе булды. Кышкы Паралимпия уеннары Ханты-Мансийскида үтә. Президент бу турыда Telegram-каналына язылучыларына хәбәр итте. «Безнең Рушан Миңнегулов һәм Марта Зәйнуллина Ханты-Мансийскида уза торган „Без бергә.Спорт“ Паралимпия уеннарында беренче медальләрен яулады. Читать дальше...

Татарстанда яшь гаиләләр өчен 7 процентлы социаль ипотека программасы дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда 2022 елда яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программалары буенча эш дәвам итә. Аларның берсе — «Яшь гаилә» республика программасы. Аның кысаларында 7 процентлы еллык ставка белән социаль ипотека алырга мөмкин. Шулай ук республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы эшли. Аның ярдәмендә торак бәясенең 35 процентка хәтле өлешен каплау өчен субсидия бирелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә... Читать дальше...

Татарстан мөфтияте 2021 елгы эшчәнлеге турында хисап чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында мөфтиятнең 2021 елда эшчәнлеге турында хисабы чыкты. Хисаптагы мәгълүмат мөфтиятнең һәм аның структур бүлекчәләренең 2021 елдагы төп эш юнәлешләрен һәм нәтиҗәләрен чагылдыра, диелә Нәзарәт хәбәрендә. Мисал өчен, узган елда өстенлекле юнәлешләргә Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге, дини дәгъват, хәйрия эшчәнлеге, яшьләр сәясәте һ.б. керде. 2021 елга хисап белән  монда  танышырга мөмкин, диелә.

"Яңалыкларга ышанмагыз, монда сугыш бара!" Әсирлеккә төшкән Башкортстан егете ярдәм сорый

Azatliq.org 

Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов әнисе белән телефоннан сөйләште. Нияз Украинада чын сугыш барганын сөйләде һәм үзләренең нинди хәлдә калганы турында тизрәк хакимиятләргә җиткерергә үтенде.


Музыкальные новости
Певец

Певец Григорий Лепс откроет караоке-бар Leps Bar в Петербурге





Rss.plus
ЦСКА

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ




Впервые на площадках «Пасхального дара» в Москве можно получить ветконсультацию

И куда смотрит Екатерина Михайловна Мизулина (и вся "Лига безопасного интернета")?

Прокуратура Москвы: в лесу на территории Новой Москвы нашли человеческий скелет

Стало известно, что маму Иды Галич экстренно госпитализировали




Мәшгульлек үзәгенә эштән азат ителү куркынычы янаган гражданнар мөрәҗәгать итә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Хөкүмәт мәшгульлек хезмәтенең вәкаләтләрен киңәйтә. Элек анда эшсезләр генә мөрәҗәгать итә алса, хәзер эштән азат ителү куркынычы янаган гражданнарның да мондый мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Министрлар Кабинеты утырышында РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хакта белдерде. «Мәшгульлек хезмәте мөмкинлекләрен киңәйтәчәкбез. Хөкүмәтнең тиешле карарына кул куелды. Әгәр элек дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен анда эшсезләр генә мөрәҗәгать итә алса, агымдагы ел дәвамында... Читать дальше...

18 марттан Россия һәм Белоруссия арасында хәрәкәт итүгә бәйле чикләүләр бетерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 18 марттан башлап Россия һәм Белоруссия гражданнары чикләүләрсез ике ил арасында хәрәкәт итә алачак, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. «18 марттан Союздаш дәүләт — Россия һәм Белоруссия кысаларында гражданнар хәрәкәте өчен бөтен чикләүләр бетерелә. Кешеләрнең хәрәкәт итү иреге безнең тугандаш халыклар арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне һәм гуманитар элемтәләрне үстерү өчен мөһим», — диде Министрлар Кабинеты башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, бу... Читать дальше...

Казанлыларны мәчетләр буйлап экскурсиягә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). 19 мартта Казан халкын һәм кунакларын экскурсовод Җәмилә Локманова белән бергә Иске Татар бистәсе мәчетләре буйлап экскурсиягә чакыралар. Чарада катнашучылар мәчетләргә нигез салыну тарихын һәм аларның совет чорында язмышын белә, иң күренекле имамнар һәм хәйриячеләр белән таныша, мәчетләрнең эченә керә ала. Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай. Теркәлү өчен Казан Мэриясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге  рәсми аккаунтына  фамилия, исем, телефон номерын язып җибәрергә кирәк. Читать дальше...

Кремль: Россиядә бернинди дә дефолт була алмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Хәлләрне дефолт игълан итүгә хәтле җиткермәс өчен Россиянең җитәрлек акчасы бар. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза. «Әйдәгез, Көнбатышның нәрсәгә әзер булуы турында белер өчен каһвә куесында багып утырмыйк, бу файдасыз эш. Һәм, әлбәттә, бернинди дә дефолтлар була алмый, чөнки Россиядә кирәкле күләмдә акча бар», — диде Кремль вәкиле. Аның сүзләренә караганда, барлыкка килергә мөмкин булган теләсә... Читать дальше...



Москва

Нижегородка скончалась на платформе Московского вокзала


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: С 28 апреля до 12 мая городские службы будут работать в усиленном режиме



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

Младшая дочь Оксаны Самойловой и Джигана пошутила, что их сын приемный — как отреагировала звездная мама: «Чисто классика»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Куда отправиться на майские: топ-6 направлений для россиян без загранника и визы



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России