Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 06.03.2022

Ульяновск өлкәсенең Уразовка татар авылы тарихына багышланган китап басылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең татар авыллары тарихына багышланган китаплар чыгу дәвам итә. Шушы көннәрә генә тагын бер татар авылы — Карсун районы Уразовка (Сакускай) авылы хакында китап басылды. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рауза Гиматдинова (Хәйретдинова) тырышлыгы белән әзерләнгән җыентыкка авылның тарихы, данлыклы кешеләре, сугыш чоры һәм бүгенге тормышына кагылышлы бай мәгълүмат тупланган. Бу хакта «Өмет» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Сарман районында яшәүче үзе ясаган уен коралларында уйный

Tatar-inform.tatar 

(Сарман, 6 март, «Татар-информ», « Сарман »). Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Мөнәвир Вәлиев бик күп төрле музыка уен кораллары ясый. Алар арасында гармун, тальян, кубыз, варган кубыз, тукмак бәләк, трещетка, яңгыр таягы, башкорт, татар һәм төрле тональлектәге курайлар бар. «Әткәй белән әнкәй безне — дүрт баланы җыр-моңга гашыйк итеп үстерделәр. Әткәй бик матур итеп тальянда уйный иде. Гармунда уйнау сәләте аннан күчкән безгә, училищеда укыганда ясаган кураема да 42 ел була», — ди Мөнәвир абый.

Азнакайда ветеран-укытучыларны бәйрәм белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 6 март, «Татар-информ», « Маяк », Резеда Шәрипова). Балалар иҗаты үзәгендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем ветеран-укытучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәрбикләде һәм аларга «Азнакай районына 90 ел» истәлек медальләре тапшырды. «Сез тырыш хезмәтегез белән мәгариф үсешенә лаеклы өлеш керткәнсез. Бүген дә элекке күркәм традицияләрне дәвам итеп, педагогларыбыз, укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешәләр», — дип ул ветераннарга тирән рәхмәт хисләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. Читать дальше...



Питрәч районының татар теле укытучысы «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 6 март, «Татар-информ», «Алга» , Люция Сираҗиева). Питрәч районының Көек бистәсендәге күппрофильле «Прогресс» лицее быел сентябрь аенда ачылды, ә аның хезмәткәрләре уңышларга ирешә һәм учреждениенең абруен күтәрә. Татар теле укытучысы Рушания Бәдретдинова «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнаша. Ул районнан өч хезмәттәше белән бергә Балык Бистәсендә узган зона этабында уңышлы чыгыш ясады, истәлекле сертификат алды. Киләсе этапка уздылармы-юкмы, әлегә билгесез.  Рушания Бәдретдинованың укыту стажы — 26 ел. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның өченче уенында җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасына 0:2 исәбе белән җиңелде. Матч Балашихада узды. Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең өченче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү дә юк, «Авангард»ныкында — өч җиңү. Беренче һәм икенче периодлар голларсыз үтте (0:0). Читать дальше...

Кукмарада социаль ипотека йортына күченделәр

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 5 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәләхетдинова). Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында «Социаль ипотека» программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирларның егермесе — бюджет системасында хезмәт куючыларга, өчесе — табибларга, тугызы — ятимнәргә, ә сигезе биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелде. Төзелешнең генераль подрядчысы — «РСК» җәмгыяте. Йорт төзү эшенә узган елның апрель аенда тотынган булганнар, бер елга якын вакыт эчендә ул инде сафка да басты... Читать дальше...

  Татарстанда 24 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 мартта, Татарстанда салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда һәм шулай ук Казанда томан төшәчәк. Уртача җил фаразлана, ул юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык көтелә. Төнлә һава температурасы -14 -19 градуска кадәр, аязган вакытта һәм төбәк көнчыгышында 19-24 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -5... Читать дальше...



Хөкүмәт икмәк җитештерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару тәкъдимнәрен әзерләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте икмәк һәм күмәчләр җитештерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау буенча тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта вице-премьер Виктория Абрамченконың матбугат хезмәте хәбәр итә, дип хәбәр итә ТАСС. «Икмәк һәм күмәчләр җитештерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару буенча килешенгән тәкъдимнәр әзерләнде. Кулланучылар өчен бәяләрнең артуына юл куймас өчен сөт тармагына ярдәм итү өчен өстәмә ярдәм чаралары эшләнә», — дип аңлаталар вице-премьер аппаратында. Читать дальше...

Башкортстанда атказанган рәссам Илшат Гыйләҗев вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Башкортстанда скульптор, рәссам, уеп ясау остасы Илшат Гыйләҗев вафат булды. Аңа 62 яшь иде. Аның хезмәттәшләре хәбәр итүенчә, үлем сәбәбе — коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр, дип яза Башинформ. Илшат Фәрит улы Гыйләҗев — скульптор, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2012). 1960 елның 1 гыйнварында Балтач районының Иске Янбай авылында туган. Нефтекамск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Башкорт дәүләт педагогика институтының (1985) сәнгать-графика факультетында укыган. Читать дальше...

Эксперт азык-төлек сатып алырга өндәүләр турында: Артык запас җыюдан мәгънә юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә сәүдә челтәрләреннән азык-төлек сатып алырга өнди торган хәбәрләр тарала башлады. Экспертлар провокацияләргә бирешмәскә киңәш итә, чөнки ритейлерларның товар запасы зур, ә сатып алынган продуктлар бозылырга мөмкин. «Вазгыятьне аңламау аркасында кешеләр ялган хәбәрләр тарата яки бу илдәге хәлне болгату өчен махсус эшләнә», — дип белдерде Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох. Агентлыкның әңгәмәдәше провокациягә бирешмәскә кирәк... Читать дальше...

Путин: Киев атышларны туктаткан очракта махсус операцияне туктатып торырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган белән сөйләшкәндә, Киев атышларны туктаткан һәм Россия таләпләрен үтәгән очракта гына, Донбассны яклау буенча махсус операцияне туктатып торырга мөмкин, дип белдерде. Бу хакта kremlin.ru хәбәр итә. «Конфликтны җайга салу максатларында Россия ягының Украина хакимияте һәм чит ил партнерлары белән диалогка әзерлеге расланды», — дип язылган сайтта. Путин шулай ук Украина ягының сөйләшүләрне озакка... Читать дальше...

Россиянең Оборона Министрлыгы Украинаның сигез очкычын юк итү турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). РФ Кораллы көчләренең күктән ясалган хөҗүмгә каршы тора торган оборона истребительләре һәм комплекслары тәүлек эчендә Украинаның 16 оча торган аппаратын юк иткән. Россия Оборона министрлыгы вазгыятьне ничек бәяләве турында аның рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Хәрби ведомство мәгълүматларына караганда, дүрт Су-27 һәм бер МиГ-29 Җитомир районында, бер Су-27 һәм бер Су-25 Радомышля районында, тагын бер Су-25 Нежин янында юк ителгән. Читать дальше...

Казанда ир-ат һәм хатын-кыз сөрем газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына ике кешенең сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Казанның Новаторлар урамында урнашкан йортның фатирында 45 яшьлек ир-ат һәм 34 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган. Икесенә дә сөрем газы белән җиңелчә агулану диагнозы куелган. Алар хастаханәдә дәваланудан  баш тарткан. Бу хәлнең сәбәбе ачыклана, диделәр идарәдә.

Россиядә 26 гыйнвардан беренче тапкыр тәүлеккә 80 меңнән азрак кешедә ковид табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары тәүлек эчендә 79 863кә арткан һәм гомуми сан 16 941 656га җиткән. Бу хакта якшәмбе көнне коронавирус инфекциясенә каршы федераль оператив штабта журналистларга сөйләделәр, дип яза ТАСС. Шулай ук, 26 гыйнвардан башлап беренче тапкыр илдә көненә 80 меңнән дә азрак очрак ачыкланган. Коронавирустан тәүлек эчендә 149 060 авыру савыккан, гомуми сан — 14 567 976.

Татарстанда тагын өч ир-ат һәм ике хатын-кыз ковидтан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус тагын биш кешенең үлеменә китергән — өч ир-ат һәм ике хатын-кыз. Республикада Covid-19 аркасында үлгән кешеләрнең рәсми теркәлгән гомуми саны 2022 елның 6 мартына 1753кә җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Үлүчеләр саны — 1753, аларның бишесе соңгы тәүлек эчендә», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. Коронавирустан 1945, 1948 һәм 1959 елларда туган ир-атлар, 1954 һәм 1972 елларда туган хатын-кызлар вафат булган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье





Rss.plus
Желдорреммаш

Улан-Удэнский ЛВРЗ подвел производственные итоги первого квартала 2024 года




Продолжаются работы по озеленению города

«Пришло время жить на своей земле»

Искусственный успех: как блогеры-миллионеры на самом деле заработали состояние

Турнир по самбо в честь Дня Победы пройдет в Петрозаводске




Татарстанда тагын 1127 кешедә коронавирус табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими, соңгы тәүлектә 1127 яңа очрак ачыкланган. «Ковид табылган 137 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 181 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Вирусны йоктырган кешеләр төбәкнең 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 354 кеше. Чаллыда авыруның 97 очрагы билгеле. Шулай итеп, 2022 елның 6 мартына мәгълүматлар буенча... Читать дальше...

В Казани сотрудники правоохранительных органов провели обыски у организаторов незаконных акций

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Согласно информации, у них изъяли агитационные материалы и методички по организации незаконных уличных акций с определенным алгоритмом действий.

Сбербанк «Мир» — UnionPay карталары чыгару мөмкинлеген карый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Сбербанк «Мир» — UnionPay кобейджинг карталарын чыгару мөмкинлеген карый. Бу хакта «Сбер» матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Сбербанк «Мир» — UnionPay кобейджинг картасын чыгару мөмкинлеген карый. Эшләтеп җибәрү вакыты турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез», — диелгән банк хәбәрендә. «Мир» — UnionPay карталарны Россиядә дә, башка 180 илдә дә кулланып булачак. Моңа кадәр «Татар-информ» Россия территориясендә Visa һәм MasterCard транзакцияләре туктатылып торачагы турында хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Татарстанда кайбер Covid-чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус чикләүләренең кайберләрен гамәлдән чыгардылар. ТР Министрлар Кабинетының шундый карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнарга өйдә генә тору мәҗбүри таләп булудан туктый. Моңа кадәр мондый категория гражданнарга табибка күренү, йорт хайваннарын урамга алып чыгу, чүп түгү, кибеткә бару һәм эшкә йөрүдән кала башка очракларда өйдә калу мәҗбүри таләп иде. Читать дальше...



Москва

Спецвыпуск журнала «Стратегии развития» посвященный героям Великой Отечественной войны и Специальной военной операции


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Москва взяла Гран-при премии «Умный город» за цифровизацию горхозяйства



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России