Минзәләнең Аю авылындагы яңа дин йорты Әниләр мәчете дип аталачак
(Минзәлә, 27 март, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Илдус Шаһиев). Минзәлә районының Аю авылындагы яңа дин йорты Әниләр мәчете дип аталачак. Аны быел төзеп бетерергә җыеналар. Авылның имам-хатыйбы Рәфкать хәзрәт әйтүенчә, аның манарасы да үзенчәлекле булачак.