Аксубай командасы шахматчылар турнирының көмеш призерлары булды
(Аксубай, 1 март, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Россия Пенсионерлар союзының Аксубай җирле бүлекчәсе командасы шахмат һәм шашка буенча II Республика турнирының икенче этабында икенче призлы урынны яулады. Базарлы Матакта Өченче буын вәкилләре арасында Республика шахмат һәм шашка турнирының зона этабы узды. Безнең районны пенсионерлар Берлегенең иң яхшы шахматчылары һәм шашкачылары тәкъдим итте. Ир-атлар арасында шахмат баталияләрен уңышлы комбинацияләр һәм отышсыз уеннар белән Габделәхәт Салихов үткәрде һәм турнир җиңүчесе булды. Читать дальше...