Түбән Камада теш дәвалау поликлиникасы төзекләндерелә
(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Түбән Кама теш дәвалау поликлиникасында капиталь ремонт дәвам итә. Ел ахырына балалар стоматология бүлеге урнашкан беренче катта эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Ул кичектергесез ярдәм күрсәтелә торган бүлектән һәм регистратурадан аерым урнашачак, кечкенә пациентлар өчен аерым керү һәм теркәлү өстәле булдырылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайт ында хәбәр ителә. Бинада теш дәвалау өчен заманча комплекс булдыру планлаштырыла. Шулай ук заманча медицина җиһазлары да сатып алыначак. Читать дальше...