Рамил Муллин Түбән Камада яшәүче гаиләне өч игезәк балалары тууы белән котлады
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Бүген Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә Юнысовлар гаиләсендә туган өч игезәк балага исем кушу тантанасы узды. Алмаз һәм Екатеринаны сабыйлары туу белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да килде. Балалар 2022 елның 4 гыйнварында туган. Юнысовлар балаларына Хәсән, Вилдан, Вилия исемнәре кушканнар. Игезәкләрнең Демид исемле абыйлары да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Рәхмәт сүзләрен җиткерәм, аеруча, әни кешегә. Читать дальше...