Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 03.03.2022

Куян кызы (татарская сказка)

Tatobzor.ru (Казань) 

«Куян кызы» татар әкияте | «Зайка» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш. Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне… Далее

Түбән Кама спортчылары җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында медальләр яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Түбән Кама спортчылары Анна Ватропина һәм Семен Манаков җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында ике бронза медаль яулады. «Нефтехимик» спорт клубының югары спорт осталыгы үзәге вәкилләре квалификациядә, ярымфиналларда 60 метрга йөгереп, финалга чыкты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Анна Ватропина бу сезонда үз нәтиҗәсен яхшыртты — 8,26 секунд. Семен Манаков 7,74 секундта килеп, чираттагы шәхси рекордын куйды. Бу — 20 яшьлек спортчының «Өлкәннәр» чемпионатында икенче бүләге.



Татарстан яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр акча алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан грант конкурсына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Татарстанда яшәүче яшьләрнең үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте. «Без Росмолодежь трегының флагман конкурсын башлап җибәрдек. Физик затлар өчен грантлар. Бер генә федераль ведомство да социаль... Читать дальше...

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә 5 млн сум түләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә 7 млн сумнан күбрәк акча түләячәкләр. Бу хакта Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән үткәрелгән оператив киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.  «Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына закон буенча каралган бер тапкыр бирелә торган пособие — 7 млн 421 мең сум күчереләчәк», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы. Читать дальше...

Путин Нурмагомед Гаджимагомедовка Россия Герое исемен бирү турындагы указга кул куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Дагыстан вәкиле Нурмагомед Гаджимагомедовка Россия Герое исемен бирү турындагы указга кул куйган. Бу хакта ул Иминлек советының оператив киңәшмәсендә сөйләде. «Ул үз кулы астындагы хәрбиләр белән ышанычлы рәвештә командалык итте, чын командир буларак, аларны саклады. Авыр яраланып, ахыргача сугышты һәм аны камап алган боевикларны да, үзен дә граната белән шартлатты», — диде дәүләт башлыгы.

Россия һәм Украина гуманитар коридорлар форматы турында килеште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия Оборона министрлыгы һәм Украина гражданнарны чыгару өчен гуманитар коридорлар форматы турында килеште, дип белдерде Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский. Бу хакта РИА Новости яза. Бүген сөйләшүләрнең икенче раунды булды. Өченче очрашу көтелә.



Казанда автомобиль ягулыгына бәяләр тотрыклыланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Александр Хавронин).  Казанда АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензинга, дизель ягулыгына бәяләр тотрыклыланды. Татарстанстат 18-25 февраль көннәре өчен бәяләр хакындагы мәгълүматларны чыгарды. Бер литр АИ-95 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре — 49,9 һәм 52,1 сум дәрәҗәсендә калды, ә АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензинның бер литры өчен уртача бәя — 46,2 һәм 58,6 сум булган. Бер атна элек «Татар-информ» автомобиль ягулыгына уртача бәяләрнең шулай ук бер дәрәҗәдә калуын хәбәр иткән иде.

8 март көнне Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә бераз явым-төшем һәм уртача җил көтелә. Шимбә көнне һава торышы сизелерлек бозыла: буран, көчле җил һәм кар көртләре көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. 5 нче мартта кар, җепшек кар һәм буран көтелә. Җил тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 3-5 градус салкын күрсәтер, көндез -4тән +1гә кадәр булыр дип фаразлана. Урыны белән кар көртләре, көчле бозлавык булачак. Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән кар, буран һәм көчле җил сакланачак. Читать дальше...

Мәскәүдә татар теле курслары башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендәге очрашуда татар теле курслары укытучысы Альбина Вәлиева тел курслары турында сөйләде. Шулай ук ул Мәскәү татарларының татар телен саклау һәм популярлаштыру буенча автономия проектлары белән таныштырды, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни мохтарияте сайты. Хәбәрдә язылганча, очрашуда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләгән. Кунаклар «Өчпочмак-квиз» викторинасында һәм «Кахут» өстәл уенында татар тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен тикшерде. Читать дальше...

Новосибирскида татар ашлары бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 2022 елның февралендә Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәнияте йортында Юныс Әхмәтҗановка багышланган «Тук тамак» татар ашлары бәйгесе узды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, конкурста татар ашлары тәкъдим ителгән. Бәйрәмдә тамашачылар, балалар сәнгать студиясе һәм «Дуслар» яшьләр ансамбле викторинада катнашкан. Бәйрәм чарасы чәй өстәле артында тәмамланган. Бу бәйрәм татарларны гына түгел, ә татар мәдәнияте белән танышырга теләгән башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы булган, диелә хәбәрдә.

Татарстанда +1 градуска кадәр җылыта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Җомга көнне Татарстанда кар, томан һәм бозлавык көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, көн болытлы, аязучан булачак. Уртача җил көтелә. Төнлә һава температурасы минус 4-9 градус, көндез -3 тән +1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казан кооператив институтында «Туфан Миңнуллин феномены» конкурсына нәтиҗә ясалды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген Халыкара Язучылар көнендә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Туфан Миңнуллин феномены» дигән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Беренче урынны — Әлки районы Карга авылыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Сергеева, Казанның 402 балалар бакчасы тәрбиячесе Райхана Юсупова алды. Икенче урын — Әлки районы үзәк китапханәсенең Туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова, Казанның 208 балалар бакчасыннан Лилия Сәгъдиевага бирелде. Читать дальше...

Марат Әхмәтов үзе күзәтеп барган татар блогерын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Кукмара блогеры Василий Ивановны карап баруын әйтте. «Татар блогерларының барысын да һәм татар телендәге барлык мәгълүматны карап барам дип әйтсәм, мин ялганчы булам. Бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга кирәк, сүз дә юк. Телебез буенча комиссияне дә җитәкләгәч, мин ул мәсьәләдән читтә йөрергә тиеш түгел. Читать дальше...

Рияз Исхаков: "Тынычлык – ул сугыш, белмәү – көч" дип ышандыралар

Azatliq.org 

Кинорежиссер Рияз Исхаков Русия халкын бу сугышка әзерләү 20 ел дәвамында акрынлап алып барылды, 20 ел элек Украинага каршы сугыш башларга чакыручы кеше акылдан язган дип саналыр иде, хәзер инде аны дәррәү хуплыйлар ди.

QR-кодлар гамәлдән чыгарылганга, Югары суд Madame Pavlova кафесын штрафка тартмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Югары суды Madame Pavlova кафесын штрафка тартмаган. Аның хуҗасы Раилә Шәйхиева район суды карарына шикаять биргән булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Аңлатуларынча, мондый карар Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару сәбәпле кабул ителгән. «Татарстан Югары суды район суды карары гамәлдән чыгарылды. Шәйхиева эше буенча гамәлләр туктатылды. Мондый карарны кабул итү өчен кафе хуҗасының гаебе булмау түгел... Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

«Папа сегодня в Кемерово, и здесь кайф»: как Баста собрал стадион кузбассовцев





Rss.plus
Чемпионат

В Орле определился победитель Чемпионата Черноземья по хоккею с шайбой




Глава МВФ заявила о четырехкратном росте числа торговых ограничений в мире

Свыше 350 точек торговли вербой заработали в Подмосковье

"Динамо" и "Зенит" назвали стартовые составы на матч 26-го тура РПЛ

В Йошкар-Оле призёров конкурсов о родном крае наградили поездкой в Москву




Россия һәм Украина вәкилләренең сөйләшүләре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Белоруссиядә Россия һәм Украина сөйләшүләренең икенче раунды башланды.Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, беренче сөйләшү 28 февральдә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә узды.  24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Киев агрессиясенә каршы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, дип белдерде. Дәүләт башлыгы махсус хәрби операция башлануын хәбәр итте.

Лавров: Украинаның киләчәген аның халкы хәл итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Украинаның алга таба ничек яшисен аның гражданнары хәл итәргә тиеш. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларына актуаль халыкара көн тәртибе буенча биргән интервьюсында әйтте. «Украинага ничек яшәргә һәм бу ил белән җитәкчелек итү өчен кемне сайларга дигән мәсьәләне украин халкы үзе хәл итәргә тиеш, — дип ассызыклады ведомство башлыгы. — Дөресрәге, күп милләтле Украинада яшәүче барлык халыклар». Сергей Лавров... Читать дальше...

Песков Россия төбәкләрендә хәрби хәл кертү турындагы хәбәрне ялган дип атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиянең кайбер субъектларында хәрби хәл кертелү ихтималы һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ир-атларга торган урыныннан китүне тыю турындагы хәбәрләрне имеш-мимешләр дип атады. ТАСС язуынча, «Бу ялган хәбәрләр социаль челтәрләрдә таратыла, аларны гражданнар бер-берсенә җибәрә. Барлык мәгълүматка бик сак карарга һәм гадәти имеш-мимешләр һәм алдаулар корбаны булмаска кирәк», — дип билгеләде Кремльнең рәсми вәкиле.... Читать дальше...

Табиблар глаукома яшьләрдә дә булу ихтималлыгын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табиблар глаукома яшьләрдә дә булу мөмкинлеге турында искәртә. Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Сергей Усманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә моңа мисаллар китерде. «Мин әле яшь, глаукома миндә булмаячак дип әйтеп булмый. 45 яшьләрдәге ханым күз тышчасы ялкынсыну, кератит диагнозы белән килгән иде. Дәваладык, авыруы узды, ләкин күзнең анатомик төзелешенә игътибар иттем, чөнки ул да глаукомага китерә ала», — диде табиб. Читать дальше...



Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: в Москве начался сезон фонтанов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Денис Мацуев

Денис Мацуев выступит на фестивале "Владивостокские сезоны" в рамках ВЭФ-2024




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Якутянин победил на первенстве России по настольному теннису

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике

"Динамо" и "Зенит" назвали стартовые составы на матч 26-го тура РПЛ


Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Ставропольцы провели мастер-класс на ВДНХ по изготовлению сувениров из одежды



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России