Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 18.03.2022

Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина илкүләм ярышта көмеш медаль яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Марта Зәйнуллина Ханты-Мансийскида «Без бергә. Спорт» паралимпия уеннарында 7,5 чакрымга узышуда көмеш медаль яулады. Ул бу араны 22 минут 52,4 секундта үтте.  Алтын медальне Белоруссия спортчысы Валентина Шиц яулады. Бронза медальгә россияле Наталья Кочетова лаек булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерик, Марта Зәйнуллинаның бүләкләре арасында 2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарында — бронза... Читать дальше...

Казанда 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда 19 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Казанда алар 15 мәйданчыкта оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. «Сәүдә атна саен шимбә көнне 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика районнары предприятиеләре һәм агрохолдинглар катнашачак», — диелә хәбәрдә. Казанның Авиатөзелеш районында сәүдә мәйданчыклары Дементьев ур., 7; Ленинград ур., 27 һәм Беломорская ур., 69 йорт адресы буенча эшләячәк. Читать дальше...

Уфада Рудольф Нуриев үзе уйнаган фильмны күрсәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 17 мартта Башкорт опера һәм балет театрында тантаналы рәвештә «Нуриев көннәре» ачылды. «Башинформ» хәбәр итүенчә, быел Рудольф Нуриевның туган көнен бәйрәм итү гадәти булмаган форматта узды — театрның Зур залында беренче тапкыр балет урынына бөек биюче төп рольне уйнаган «Венеция. Карнавал. Любовь» фильмы күрсәтелде. Киноны күрсәтү алдыннан кичәнең кунаклары Башкортстан театры бинасында урнашкан дөнья балеты легендасы барельефына чәчәкләр салды. Кунаклар арасында Нуриевны якыннан белгән шәхесләр ... Читать дальше...



Рауза Солтанова: Бакый Урманче Татарстанда милли сәнгатьне фәнни юлга салган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова фикеренчә, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманче Татарстанда татар сәнгатен фәнни юлга салучыларның берсе булган. «Бакый ага, милли җанлы рәссам буларак, сәнгатебезнең милли юлдан барсын өчен борчылган. Татар белеме сәнгатен фәнни яктан безгә җиткерә. Без гарәпчә язылган материалларны укый алмадык. Ихтимал, алар язылган булгандыр. Читать дальше...

Татарстанда төнлә 20 градуска кадәр салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 мартта, республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем ихтималы аз һәм төнлә һава температурасы -20 градус фаразлана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -15..-20 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы -1..+4 градус фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Үзәк Банк башлыгы: Ихтыяҗ кимегәннән соң азык-төлеккә бәяләр төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россиядә азык-төлек запаслары җитәрлек һәм аларны җитештерү дәвам итә. «Кулланучылар активлыгының югары булуы күзәтелә торган тагын бер сегмент — озак саклана торган продуктлар — ярма, он, макарон, шикәр. Мондый товарларның күпчелек өлеше Россиядә, үзебезнең чималдан җитештерелә. Бу продуктларның запаслары җитәрлек һәм аларны җитештерү дәвам итә. Күпләп сатып алу кимегәннән соң аларның бәя динамикасы нормальләшә, аерым товарларга хәтта кимергә дә мөмкин», — диде... Читать дальше...

Русия мәхкәмәсе 5 кырымтатар активистын 14-15әр ел төрмәгә хөкем итте

Azatliq.org 

Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсенең биш активистына хөкем карары чыгарды. "Кырым мөселманнары эше" нигезендә кырымтатар активистлары Аким Бекиров, Сейтвели Сейтабдиев, Рустем Сейтхалилов һәрберсе 14 ел, Эскендер Сулейманов һәм Асан Яников – 15әр ел төрмәгә хөкем ителде. Аларны Кырымда "террор эшчәнлеге оештыруда һәм анда катнашуда" гаепләделәр. "Кырым теләктәшлеге"нең әлеге активистлары Кырымда сәяси мәхкәмәләр эшләренә йөри, сәяси тоткыннарга ярдәм итә иде. Читать дальше...

Габдулла Тукай әдәби музеенда Бакый Урманченың рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай» дигән күргәзмәсе ачылды. Проект күренекле татар рәссамы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган. «Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай — замандашлар. Аларны Ватанга һәм үз халкына мәхәббәт берләштерә. Тукай безнең бөек рәссамыбыз барлыкка килер дип ышанган, ә Бакый Урманче бу хыялларны тормышка ашырган. 70 елдан артык иҗат юлында ул Тукай мотивлары белән илһамланып... Читать дальше...



Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итү мөмкинлеген карамыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда кафе, ресторан һәм барларга төнлә эшләргә рөхсәт бирә алмыйлар. «Җәмәгать туклануының төнге эшен тыю — федераль норма, ул Россиянең баш дәүләт санитария табибы карарында беркетелгән», — диде «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Любовь Авдонина, рестораторларның төнлә эшләүне рөхсәт итүне сорап, ведомствога мөрәҗәгать итүләрен раслады. Аларның бер өлеше - карауда, бер өлешенә җавап биргәннәр. Читать дальше...

Роспотребнадзор: Ревакцинация мәҗбүри булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинация мәҗбүри булырга мөмкин. «Ревакцинация булмау берни белән дә янамый, чөнки кабат вакцинация әлегә норматив документлар белән беркетелмәгән», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина. Бу хакта тәкъдимнәр генә бар. «Әмма... Читать дальше...

Русия якын көннәрдә илдә YouTube-ны томаларга мөмкин

Azatliq.org 

Русия хакимияте якын көннәрдә, киләсе атна ахырыннан да соңга калмый, илдә YouTube-ны томаларга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Аның чыганагы әйтүенчә, томалау турында карар бүген үк кабул ителергә мөмкин. YouТube Google корпорациясенең видеолар платформасы. Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русия хакимиятләре YouТube-тагы кайбер видеолар дөреслеккә туры килми яки Русиягә каршы юнәлдерелгән дип, анда цензура кертүне таләп итеп килә. 18 мартта Роскомнадзор Google-дан YouТube-та... Читать дальше...

Хатыйп Миңнегулов: Бакый Урманченың фарсы шигырьләрен көйләп сөйләгәнен ишеткән идем

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар рәссамы, сынчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың фарсы телендәге шигырьләрне яттан сөйләп, көйләп биргәнен ишеткән булган. «Бакый ага гаҗәеп эрудицияле зат. Докторлык диссертацияләрен әзерләгәндә аның белән сөйләшеп утырган идем. Шулчак, Бакый ага фарсы телендә яттан шигырь укып, Хафизның газәлләрен үзенчә көйләп җибәрде. Мин аңа шаккаттым. Исем китеп тыңлап тордым», —... Читать дальше...

Казанда «Бәхетле» сәүдә үзәгеннән 500 кешене эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген кич Ямашев проспектында «Бәхетле» сәүдә үзәгенең түбәсеннән төтен чыккан. Анда Казан гарнизоны бүлекчәсе хезмәткәрләре килгән. Ачыкланганча, үзәкнең дүртенче катында рестораннарның берсендә плитәдәге май янган. Шул сәбәпле, сәүдә үзәгеннән 500 кешене эвакуацияләгәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын сәбәбен тиз ачыклаганнар. Хәзер эвакуацияләнгән кешеләрнең барысын да кире кертәләр.

Казанда кызны суга батудан коткарган ир-атны бүләкләү өчен эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанның Урта Кабан күлендә бер ир-ат суга бата язган кызны коткарган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре коткаручының шәхесен ачыклаган. Ул Җиһаншин Тимур Альфред улы булган. «Татар-информ»га ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ир-ат хатыны һәм баласы белән күл янында йөргән. Алар сулык ягыннан тавыш ишеткән һәм ике кызны күреп алганнар, аның берсе күкрәгеннән суда булган һәм ярдәм сорап кычкырган. Читать дальше...

Йомырка һәм көнкүреш химиясенә бәя арту сәбәпле, Россия прокуратурасы тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Тавык йомыркасына, берничә башка продуктка, шулай ук интернет-кибетләрдә сатыла торган көнкүреш химиясенә бәяләр арту сәбәпле, Россия Генераль прокуратурасы тикшерүләр оештырды. Бу товарларны җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр эшли торган төбәкләр прокурорларына бәяләрне күтәрүнең законлылыгын тикшерергә йөкләделәр. Нинди дә булса хокук бозулар ачыкланса, җавап бирү чаралары күреләчәк. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Читать дальше...

Киләсе елда Буада Бакый Урманчега багышланган музей төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда татар рәссамы, сынчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың туган ягында — Буа районында музей төзеләчәк. «Быел музейның проектын эшләп бетерергә, киләсе елда төзелеш планына кертергә тырышабыз. Музей өр-яңа бинада урнашачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектларны эшләттерергә акча бүлеп бирде. Эшне ерып чыгарбыз дип ышанам», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров. Аның әйтүенчә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиевага «Дуслык» орденын тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева белән очрашты. Очрашуда шулай ук фигуралы шуу остасының әнисе Алсу Вәлиева да катнашты.  Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваның спорттагы уңышлары яшь спортчылар өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте.  Татарстан Президенты спортчы кызга «Дуслык» ордены, ә Алсу Вәлиевага «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.


Музыкальные новости
Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"





Rss.plus
Apple

Apple возобновляет переговоры с OpenAI о внедрении функций ИИ в iPhone




В Большом театре наградили победителей специальной премии «Золотой Маски»

Блогер Асхаб Тамаев попал в ДТП в районе "Москва-Сити"

Фигурант дела о госизмене, диверсиях и теракте Малина частично признал вину

«Автомобили-утопленники» из зон паводков начинают «всплывать» в регионах России




Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы 24 мартка билгеләнгән. Башлана — 11.00 сәгатьтә. «Мемориаль такта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артистлары яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Истәлек тактасының авторы — сынчы Рөстәм Габбасов. Аның әлеге проекты... Читать дальше...

Татарстанда Бакый Урманченың 125 еллыгына аның рәсемнәре турында фильм төшерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда татар рәссамы, сынчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың 125 еллыгына багышлап, аның иҗаты турында «Хәзинә» галереясе. Бакый Урманче» дигән фильм төшерәләр. Фильмны «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе күрсәтәчәк. Фильмда вакыйгалар «Хәзинә» галереясендә башланып китә. Сюжет буенча мәктәп укучылары Бакый Урманченың күргәзмәсен карый һәм һәр картина җанлана башлый. Мәсәлән, Урманченың «Сепаратор янында» рәсеменең җанлану... Читать дальше...

Томск татары Рөстәм Миңнехановка берәр татар йортын торгызу теләге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Томск өлкәсенең Абытай авылындагы «Чишмә» ҖЧҖ директоры Фәүзия Зөлбохарова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка берәр татар йортын торгызу теләген әйтте. «Томск өлкәсендә татарның бай мирасы саклана. Томск шәһәрендә татар бистәсе яшәп килә, татарның агач архитектура үрнәкләре саклана. Тарихи бистәне саклау йөзеннән, Томск шәһәре җитәкчелеге андагы йортларны 49 елга исәпләнгән арендага бирергә карар кылды. Шушы бистәдә татар йорты итеп, бер матур бинаны торгыза алсак... Читать дальше...

Төмән өлкәсенең Диния нәзарәтендә Тубыл шәһәре һәм районы мөхтәсибәт идарәсе оешты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә Тубыл шәһәре һәм Тубыл районы мөхтәсибәт идарәсе оештырылган. Мондый күрсәтмәне Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков имзалаган. Тубыл шәһәре мөхтәсибәтенең (имам-мөхтәсибе) җитәкчесе итеп Тубыл шәһәре округының Сумкино бистәсе мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Алеев билгеләнде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайты яза. Идарә Тубыл шәһәрендә һәм Тубыл районында эшләүче җирле мөселман дини оешмалары һәм төркемнәре эшчәнлекләрен тәэмин итү... Читать дальше...



Москва

«1418»: выставка секции «Арт-фото» ТСХР в зале «Лаврушинский`15»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В столице открыт сезон фонтанов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Денис Мацуев

Мацуев — о московском дерби: Бездарное зрелище. Уснул на 15-й минуте




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Даниил Медведев

Медведев рассказал, что у него не получилось в первом сете матча с Арнальди в Мадриде



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России