«Актаныш-информ»ның туган телгә багышланган бәйгесендә җиңүче ачыкланды
(Актаныш, 1 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» , Ләйсән Газизова). «Актаныш-информ» инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтында 21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан «Көмеш чыңлы, талгын моңлы — газиз туган тел генә» бәйгесен игълан иткән иде. Бер атна дәвамында районда яшәүчеләрдән бәйге таләпләргә җавап бирерлек 10 иҗат эше килгән. Җиңүчеләрне Вконтакте челтәрендә тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар. Иң күп тавышны Гаяновлар гаиләсе җыйган. Богады авылында яшәүче Илфира һәм Илфак Гаяновлар гаиләсе уллары, кызлары белән туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне зурлап инстаграм челтәренә видео урнаштырды. Чыннан да бик матур, эчтәлекле мизгелләр- аны караган һәркемнең күңел кыллары тибрәнми калмагандыр. Аларга Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның Актаныштагы концертына билет тапшырылган. Илфак әфәнде бездән мондый бәйгеләрне ешрак үткәрүебезне сорады. Бигрәк тә милли рух тәрбияләүче чаралар кирәклеген әйтте, диелгән хәбәрдә.