Балтач көрәшчесе «Татарстан яшьләре» газетасы призына ярышларда чемпион булды
(Балтач, 1 март, «Татар-информ», «Хезмәт» ). Казанда көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призына 17-18 яшьлек егетләр арасында республика беренчелеге узды. Анда 17-18 яшьлек егетләр арасында уздырылган республика беренчелегендә 85 кг авырлыкта Алан авылы егете Инсаф Хәйруллин Татарстан чемпионы исеменә лаек булды. Шунысы аеруча куанычлы, беренчелек өчен хәлиткеч көрәштә Инсаф спорт мастерына кандидат разряды булган егеттән өстен чыкты. Инсафны көрәш белән таныштыручы, әле дә аның янәшәсендәге тренеры Илшат Корбанов Алан балаларына 6 ел милли көрәш серләрен өйрәтә. Аның түгәрәгенә йөрүче егетләр безнең горурлык, авыл Сабантуйлары күрке, район, Татарстанның көрәш келәмнәрендә бик күп көндәшләреннән өстен чыгып, җиңү яулап кайтучы егетләр. Чемпионны авылдашыбыз Таһир Хисаметдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин каршы алды. Егет хәзер Россия беренчелеге өчен ярышларга әзерләнәчәк. Анда уңышлы чыгыш ясаган очракта, көрәш буенча Дөнья беренчелегендә катнашу мөмкинлегенә ия булачак.