Татарстанда «Безнең ишегалды» проекты кысаларында 1200 ишегалды төзекләндереләчәк
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1 200 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Шулай итеп, Татарстанда 289 мең кешенең яңартылган ишегаллары барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте. Бу елга программаның бюджеты 9 миллиард сум тәшкил итә. Акчалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бюджеттан тыш чыганаклардан җибәрелә. 2022 елда комплекслы проектлауга аерым игътибар биреләчәк: ишегалды территорияләре конкрет бер ишегалды кысаларында түгел, ә микрорайон дәрәҗәсендә каралачак. Бу, беренче чиратта, күрше ишегалларының функциональ яктан бер-берсеннән максималь дәрәҗәдә аерылып торуына китерәчәк. Биредә яшәүчеләр күршеләренең ишегалларына кадәр җәяү генә йөри алачак, әйтик, спорт белән шөгыльләнү өчен. Бу бигрәк тә үзләренең ишегалдында мәйданчыклар урнаштыру өчен урын җитәрлек булмаган кешеләр өчен актуаль. Шулай ук мондый алым ишегалларын һәм шәһәрнең мөһим нокталарын җәяүле сукмаклар белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә Татарстанның 2 167 ишегалды территориясе төзекләндерелгән — яңартылган, 660 меңнән артык татарстанлының уңайлы һәм җайлы ишегаллары барлыкка килгән. Ә дүрт районда программа нигезендә ишегалларын төзекләндерү эшләре инде тулысынча гамәлгә ашырылган. Болар — Әтнә, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Теләче районнары.