Татарстанда 17 градуска кадәр салкынайта
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 2 мартта Татарстан территориясендә томан, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә. Чәршәмбе көнне явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә урыны белән -17 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар март аенда Татарстанда явым-төшем күләме нормадан артык булачагын хәбәр иткән иде.