«Апуш» татар театр студиясе кастингында 100 гә якын бала катнашты
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясенә кастинг узды. Анда Казан, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан 9-15 яшьлек 100 гә якын бала катнашты. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кастингта катнашучыларны Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева, театр актеры, «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, театр актеры Резедә Сәләхова, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина, театр актеры, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәяләде. Кастинг нәтиҗәләре 2 мартта билгеле булачак. Аны уңышлы узучылар «Апуш» татар театр студиясендә шөгыльләнәчәк. Яшь артистлар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерләячәк, шулай ук мастер-классларда катнашачак. Беренче спектакльне балалар 1 нче июньдә күрсәтәчәк.