Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Сибгат Хәкимнең 110 еллыгына багышланган концерт булды
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә татар халык шагыйре Сибгат Хәкимнең 110 еллыгына багышланган концерт булды. Артистлар һәм иҗат коллективлары «Фазыл чишмǝсе», «Əнкǝй», «Юксыну» кебек популяр җырлар башкарды.
Концертны алып баручылар Розалия Хәнәфиева һәм Альбина Вәлиева Сибгат Хәкимнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта шулай ук «Татар моңнары» ансамбле, җырчылар Наилә Дусмәтова, Хәмисә Хөсәенова, Рената Бәдәмшина, Әлфинә Әхмәтҗан, Ландыш Минкина, Гүзәл Хөснетдинова, Рәйсә Кәбирова, Зөлфия Хәлилова, Рафыйк Вәлитов катнашты, ә «Ясмин» ансамбле татар халык биюен башкарды.
Мәскәү татарлары автономиясе активисты Хафиз Аләветдинов тамашачылар һәм өлкән буын вәкилләре исеменнән концертны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.